Ганза сәүдә берлеге яки Ганза, Ганзея — XIV—XVI гасырларда Аурупада сәүдә шәһәрләрен берләштергән берлек (союз).
Берлек Балтыйк һәм Төньяк диңгезләрендәге бөтен сәүдәне кулында тоткан һәм башка төбәкләрдә аның монополияләре булган. Берлек 1241 елда Любек белән Гамбург калалары килешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.
Ганза — XIII—XVII гасырларда булган иң озын гомерле халыкара сәүдә-икътисади берлеге. Ирекле алман калалары һәм Төньяк Аурупаның башка калаларының берлеге XIII—XVII гасырларда сәүдәгәрләргә булышлык күрсәтү өчен хезмәт итә.
Башлыча Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре бассейннарында урнашкан 200-дән артык эре һәм кече шәһәрләр Ганза берлегенең әгъзасы булып торган. Гомуми шарт һәм кануннар төзү өчен шәһәр вәкилләре даими рәвештә Любекка съездларга җыелган.
Газага кермәгән шәһәрләрдә берлекнең вәкиллекләре һәм филиаллары булган, алар арасында Брүгге, Берген, Новгород һәм Лондон — иң зурлары.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ганза сәүдә берләшмәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.