Чыганак: Н.Сергеева Тылсымлы бизәк=Магия узора китабы.
Бизәкләп туку өй һәнәрчелеге һәм вак мануфактуралар рәвешендә яшәп килгән. Татар хатын-кызлары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станы артында утырып, үзләренә - бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, Сабантуйга - бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллар бизәкләп туку техникасвнвң барлык төрләрен белгәннәр. Болар - чүпләмле туку, төсле чүпләм, кыялап сугу һәм аеруча традицион булган асалап сугу. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр, нигездә, буй-буй итеп сөлге читләренә урнаштырылган. 19 гасырның икенче яртысыннан алып бизәкләр ваграк, җиңелрәк, челтәрлерәк була башлый. 19 гасырдагы кайбер сөлгеләрдә бизәкләр тар буйчалардан гына тора.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бизәкләп туку, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.