Бибинур Галиуллина, Бибинур Дәмин кызы Галиуллина (1907 ел, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Олы Солтан — 1984 елның 2 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актрисасы, Мәскәү татар театры, Татар академия театрының колхоз-совхоз филиалы, Республика күчмә театрында хезмәт итә.
ТАССР атказанган артисты (1954).
Бибинур Галиуллина | |
Туганда бирелгән исеме: | Бибинур Дәмин кызы Галиуллина |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәре: | драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 1928—1984 |
Бүләк һәм премияләр: |
1907 елда Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге ТР Балык Бистәсе районы) Олы Солтан авылында туган. 1928—1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрында эшли. 1933 елның июнь аенда ССРБ ҮБК карары белән әлеге театр ябылгач, Казанга кайта. 1933 елда, Октябрь инкыйлабының 16 еллык бәйрәменә туры китереп, алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К. Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры каршында күчмә колхоз-совхоз филиалы оештырыла. Режиссер итеп Гали Ильясов билгеләнә. Труппаның төп нигезен Мәскәү татар театрыннан кайткан артистлар тәшкил итә. 1942 елда, Татарстанның кара җирле районнарына хезмәт күрсәтү өчен, театр филиалы Буага күчерелә. Труппада калган 9 кеше арасында Бибинур Галиуллина да була. 1944 елның октябрь аенда Буа театры Казанга күчерелеп, «Татар дәүләт республика күчмә театры» дигән мөстәкыйль театр итеп үзгәртелгәч тә (1988 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры), Бибинур Галиуллина әлеге театр труппасында кала, пенсиягә чыкканчы күчмә театр сәхнәсендә хезмәт итә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бибинур Галиуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.