Мәскәү татар театры, Мәскәү дәүләт үзәк татар эшче театры, рус. Московский государственный центральный профессиональный татарский рабочий театр — 1924-1933 елларда (1924 елдан үзешчән, 1926 елдан һөнәри дәүләт театры) Мәскәү шәһәрендә эшләгән татар театры.
Әүвәл Мәскәүнең «Коммуналец» клубында, соңрак Мәскәүнең Кече татар тыкрыгы, 8 йорт адресы буенча Әсәдуллаев йортында урнаша.
Урынлашу | Мәскәү |
---|---|
Нигезләнгән | 1924 |
Ябылган | 1933 |
Әти (Газиз Айдарский) ул вакытта Мәскәү консерваториясендә һәм башка уку йортларында укыган татарларны җыйнап театр оештырган. Беренче биш елда алар беркайдан да бер тиен алмый үзләре эшләгәннәр. 1928 елда Наркомпрос аларга 5 мең сум бүлеп бирә. Ә инде 1929 елда алар Наркомпростан 12 мең акча ала алганнар. Ул елны бик уңышлы итеп Ленинградта гастрольләр дә уздырганнар. Ә инде гомумән алганда, алар үзләрен “Эшче” театры дип атап, татар телендә төрле завод-фабрика клубларында спектакльләр күрсәткәннәр |
Спектакльләргә музыканы Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин яза. Сәхнәне рәссам П.П. Троицкий бизи.
Спектакльләр вакыйгаларның кискенлеге, сюжет киеренкелеге, көтелмәгән чишелешләре белән аерылып тора. Театрда беренче тапкыр эшче образы тудырыла.
|
|
Актерлар Мәскәү Художество театры, Мейерхольд исемендәге театр, Пролеткульт эшчеләр театрының формалистик эзләнүләре йогынтысында була.
Төрле елларда театрда Гөлсем Камская, Рәфгать Фәйзи, Габдулла Капкаев, Галия Булатова, Хөсәен Уразиков, Мохтар Мутин, М. Рәхмәтуллина, Г. Донской, Т. Капкаева, Бибинур Галиуллина, Газиз Гыйматов, Хәсән Кәтиев, Габделгазиз Зыятдинов, Х. Ихсанова, З. Агишева, З. Сафин, Ф. Насретдинов, Әдһәм Кайбицкий, Таҗи Гыйззәт, Сабир Өметбаев, Х. Сәлимова, Г. Хисамов, Г. Сәгыйтов, Г. Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Ширияздан Сарымсаков, Фуат Халитов һ.б. эшли.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мәскәү татар театры, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.