Газиз Айдарский (сәхнә псевдонимы, чын исеме Газиз Исхак улы Вәлитов, рус. Айдарский (Валитов) Газиз Исхакович (1898—1933) — актер, режиссер, театр теоретигы.
Казанда Беренче үрнәк татар театры артисты (1922-1924), Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры (1924—1933).
Газиз Айдарский | |
---|---|
Туган телдә исем | Газиз Исхак улы Вәлитов |
Туган | 23 ноябрь 1898 Казан губернасы Чуел өязе Айдар авылы |
Үлгән | 30 октябрь 1933 (34 яшь) Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | Русия театр сәнгате университеты[d] |
Һөнәре | актер, режиссер |
Җефет | Сара Садыйкова, композитор |
Балалар | кызы Әлфия Айдарская (1925), балерина |
Ата-ана |
|
1898 елда Казан губернасы Чуел өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Айдар авылында туган. Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәрендә гимназиянең 8 сыйныфын (инкыйлабка кадәр), Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган (1926).
Газиз Айдарскийның вакытсыз вафаты татар совет сәнгате өчен авыр һәм хәсрәтле югалту булып тора... Ул театр сәнгате теориясе буенча эш алып барган аз санлы белгечләрнең берсе булып санала иде. Аның тарафыннан «Театр сәнгате хакында» исемле хезмәт нәшер ителде. Газиз Айдарскийның шәкертләре аннан үзеңне багышлаган хезмәтне башкару, фидакарьләрчә бирелеп эшләү сыйфатларын мирас итеп алырлар. Безнең яхшы эшләребез сөекле дустыбызның истәлегенә кадерле бүләк булыр |
Г. Айдарскийның иң кадерле сыйфатларыннан үз хезмәтенә фидакарьләрчә бирелгәнлек, шуңа зур мәхәббәт һәм туктаусыз сәнгать өчен яну иде. Артист сәхнә эшчәнлеге белән генә канәгать яшәмәде. Ул, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе буларак, үзенең бурычы итеп театр тамашалары куюны гына түгел, ә театрны күтәрүгә хезмәт иткән барлык эшләрдә армый-талмый эшләде. Мәскәүдә татар эшче театрын оештыру, зур сәнгать отряды итеп үстерү юлында аның хезмәте биниһая зур булды. Эш өчен янып яшәү ялкыны Г. Айдарскийда чиксез иде.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Газиз Айдарский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.