Курай (баш. ҡурай, тат.
лат. quray) — татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы.
Курай | |
Чыгыш иле | Башкортстан Татарстан |
---|---|
Һорнбостель-Закс классификациясе | 421.111.12 |
Курай Викиҗыентыкта |
Татарларда курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.
Курай башкортларда иң киң таралган музыка коралы булып тора.
Борынгы төрки телендәге qağuray(тат. лат.) «корыган сабак» сүзеннән: «qaq» тамыры «коры», «кипкән» мәгънәсендә. Алтай телендә каурай «коры камыш», монгол телендә хуурай «коры», борынгы монгол телендә кагурай «коры сабак», себер татарлары телендә курау «корып кибү», чирмеш телендә каура «корыган», «тиз сына торган», маҗар телендә koro «корыган сабак».
Курай озынлыгы төренә карап төрлечә була — 120—180 мм алып 450—1000 мм хәтле була.
Идел буе Болгары дәүләтендә курай кулланыла инде, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверендә аның кулланышы киңәя. Тарихи чыганаклар буенча курай Төрки каһанлыгында барлыкка килгән, шуңа күрә төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли корал бар: мәсәлән татарларда, башкортларда — курай, алтайлыларда — шоор, кыргызларда — чоор, казакъларда — сыбызгы, төрекмәннәрдә — гаргы төйдек, маҗарларда, болгарларда — кавал һ.б. һ.б.
Борынгы заманда татарлар курайны камыштан ясаганнар, төрле металлдан ясалган курайлар да билгеле. Хәзерге вакытта агач курай киң таралган, шулай ук алюминий һәм пластиктан ясала.
Татар кураенда 7 уйнау тишеге бар: 6-сы — алда, берсе арткы якта урнашкан, шуңа күрә курайда теләгән 7-ноталы көйне уйнарга була.
Хорнбостель — Закс музыка коралларын классификацияләү системасы буенча, классик курай — ачык буйлы флейта сыйныфына керә. Озынлыгы гадәттә якынча 570—810 мм, диаметры ~ 20 мм. Курайда диаметры 5-15 мм зурлыгында 5 тишек була: 4 — тышкы, 1 — арттагы яктан урнаша.
Татарларда курай белән кызыксыну бүгенге көнгә хәтле сүнмәгән. Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка җирләрдә курай белән кызыксыну көннән көн арта. Курайда татар халык көйләрен һәм хәзерге заман җырларын да башкарып була.
Татар халык иҗаты | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Курай, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.