Азат Гаеткулов, Азат Миңлегали улы Гаеткулов (баш. Азат Миңлеғәле улы Айытҡолов, 1956 елның 27 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, БАССР, Матрай районы, Юлдыбай) – курайчы артист.
Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998). Г.Сәләм (1990), С. Юлаев (2000) премияләре лауреаты. БР курайчылар берлеге рәисе (2007-2010).
Азат Гаеткулов рус. Азат Аиткулов баш. Азат Айытҡолов | |
---|---|
Туган телдә исем | Азат Миңлегали улы Гаеткулов |
Туган | 27 гыйнвар 1956 (68 яшь) Җылаер районы Юлдыбай авылы |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | курайчы артист |
Бүләк һәм премияләре |
1956 елның 27 гыйнваренда БАССР Матрай (хәзерге Җылаер) районы Юлдыбай авылында туган. Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, сәнгать укуханәсен (1977, Г. Сөләйманов сыйныфы), дәүләт университетын (1994) тәмамлаган. Уфада сәнгать укуханәсендә укыта (1975-1978). 1978 елдан эстрада артисты (Росконцерт). Уфа филармониясендә әдәби-музыкаль лекторий солисты (1994 елдан).
Курайда виртуоз уйнау остасы, әлеге уен коралында классик уйнау традицияләрен дәвам иттерүче. Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. Халык уен коралларында уйнаучыларның III бөтенроссия конкурсында (Тула, 1986) дипломга ия була. Финляндия, Әфганстан, Перу, АКШ, Канада, Испания, Австралия, Яңа Зеландия, Сингапур, Һолландия, Алмания, Төркиядә гастрольләрдә була.
Әлшәй, Авыргазы, Бишбүләк, Дәүләкән, Җылаер, Кырмыскалы, Миякә, Чишмә районнарында, Курган, Пермь өлкәләрендә, Мәскәүдә курайчылар ансамбльләре оештыра.
«Ашкадар», «Буранбай», «Гыйльмияза», «Тәфтиләү», «Таштугай», «Уел», «Урал», «Чыңрау торна», «Җәяүле Мәхмүт», «Зарифа», «Мөгълифә», «Чук шомырт», «Перовский», «Порт Артур».
Хатыны Фәния Кырмыскалы районы Мөхсин авылыннан. 1982 елда Уфада туган улы Азат Украинадагы сугышта 2022 елның ноябрендә һәлак булган, өч баласы калган
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Азат Гаеткулов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.