Антониу Гутерреш , Анто́ниу Мануэ́л де Оливе́йра Гуте́рреш, порт. António Manuel de Oliveira Guterres (1949 елның 30 апреле, Португалия, Лиссабон) — Португалия сәясәтчесе, фирка һәм дәүләт эшлеклесе.
Португалия премьер-министры (1995-2002). 2017 елның 1 гыйнварыннан БМО Генераль сәркатибе.
Антониу Гутерреш | |
---|---|
9нчы БМО Генераль сәркатибе | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2017 елның 1 гыйнвары | |
Португалия премьер-министры | |
Вазыйфада 1995 елның 28 октябре – 2002 елның 6 апреле | |
Аңа кадәр | Анибал Силва |
Дәвамчысы | Жозе Баррозу |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 30 апрель 1949 (74 яшь) Португалия Лиссабон |
Сәяси фирка | ПСФ (1974) фирка генераль сәркатибе (1992-2002) |
Җефет | Катарина Маркеш де Алмейда Ваш Пинту[d] |
Әни | Илда Кандида де Оливейра[d] |
Әти | Виржилиу Диаш Гутерреш[d] |
Белем | Югары техник институт |
1949 елның 30 апрелендә Португалиянең башкаласы Лиссабон шәһәрендә туган. «Инженер» белгечлеге буенча Югары техник институтны (порт. Instituto Superior Técnico) тәмамлаган (1971). Испан, француз һәм инглиз телләрен камил белә. Католик динен тота.
1973—1975 елларда Югары техник институтта укыта.
1974 елдан — Португалия социалистик фиркасе (ПСФ) әгъзасы, 1992—2002 елларда — ПСФ генераль сәркатибе.
1995-2002 елларда Португалия Республикасының премьер-министры.
2005-2015 елларда БМО качаклар буенча баш комиссары.
I хатыны (1972-1998 елларда) — Луиза (?-1998). Ике балалары (Педру, Мариана) була.
II хатыны (2001 елдан) — Катарина. Хатынының Франсишку исемле баласы бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Антониу Гутерреш, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.