Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе, кыскача БМО Генераль сәркатибе (БМО рәсми телләрендә: ингл. Secretary-General of the United Nations, фр. Secrétaire général des Nations unies, исп. Secretaría General de Naciones Unidas, рус. Генеральный секретарь ООН, гарәп.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе | |
ингл. United Nations Secretary-General | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 26 июнь 1945 |
---|---|
Кыскача исем | UNSG |
Рәсми резиденция | Берләшкән Милләтләр баш-фатиры[d] |
Хезмәт хакы | 227 253 $ |
Кем тарафыннан билгеләнгән | Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse |
Вазифа били | Антониу Гутерреш |
Кем вазифага тәкъдим иткән | БМО Иминлек Шурасы |
Идарәче оешма | Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Берләшкән Милләтләр Секретариаты[d] |
Урынбасар | заместитель Генсекретаря ООН[d] |
Рәсми веб-сайт | un.org/sg(ингл.)(гар.)(кыт.)(рус.)(исп.) |
Вәкаләтләр мөддәте | 5 ел |
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе Викиҗыентыкта |
БМО Генераль сәркатибен БМО Куркынычсызлык Шурасы тәкъдиме буенча БМО Генераль Ассамблеясе билгеләп куя. Кагыйдә буларак, БМО Куркынычсызлык Шурасының даими әгъзасы булган илләрнең вәкиле БМО Генераль сәркатибе итеп сайлана алмый.
БМО Генераль сәркатибе, гадәттә, 5 ел мөддәткә сайлана, шулай ук яңа 5 еллык мөддәткә сайлану хокукына ия. Мөддәтләр саны чикләнмәгән.
БМО Генераль сәркатибе БМО Куркынычсызлык Шурасына дөньяда тынычлык һәм хәвефсезлекнең торышына, үзе уйлаганча, куркыныч яный торган мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирә. Аңа бер хөкүмәт яки хакимият тә күрсәтмә бирергә хаклы түгел. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы алдында гына җавап тота.
БМО Генераль сәркатибе, БМО Генераль Ассамблеясы кабул иткән кагыйдәләр буенча, БМО Сәркатиплеге персоналын билгели.
БМО Генераль сәркатибе 5 ел мөддәткә сайлана. БМО Куркынычсызлык Шурасы даими әгъзасы булган илләр вәкилләре кандидатурага вето сала ала. БМО Генераль сәркатибен сайлаганда, гадәттә, Регион принцибы искә алына. Сайлау гади аккламация юлы белән башкарыла.
БМО Генераль Ассамблеясенең 1997 елгы резолюциясе регион принцибын (кыйтгалар буенча ротация принцибы) куллануны күздә тота.
Әлеге резолюция буенча, БМО Генераль сәркатибе планетаның төрле регионнары вәкилләреннән сайланырга тиеш
БМО регион төркеме | Генераль сәркатипләр | Вәкаләтләр мөддәте |
---|---|---|
Көнбатыш Европа һ.б. илләр | 4 | 5 |
Көнчыгыш Европа төркеме | 0 | 0 |
Латин Америкасы һәм Кариб утраулары төркеме | 1 | 2 |
Азия төркеме | 2 | 3 |
Африка төркеме | 2 | 3 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.