Альбина Ногманова, Ногманова Альбина Хәмис кызы (1997 елның 2 июле, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) — драма актрисасы, оста биюче, НЕТАНЦЫ комьюнитисының амбассадоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2020 елдан).
Альбина Ногманова | |
Туганда бирелгән исеме: | Ногманова Альбина Хәмис кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: | драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 2019 — х. в. |
Театр: | Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры |
Яшәгән урын |
1997 елның 2 июлендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Әтисе - Хәмис исемле. 4 яшендә бервакыт әнисенең туган ягында - Үзбәкстанда яшәгән. Кечкенәдән бирле бию түгәрәгенә йөри, сәнгатькә тартыла. 2015 елда мәктәпнең 11нче сыйныфын тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2019 елда аны тәмамлый һәм 2020 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.
Театр белән бер рәттән үзен биюче буларак үстерә, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры булып тора.
2020 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче рольләреннән берсе Фәнәвил Галиевның "Корт"тагы Земфира Борисовна образы була. Тамашачыга күбрәк Р. Мухинаның "Ак чәчәкләр кебек"тәге Сания роле буенча таныш.
Репертуарында 10га якын роле бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Альбина Ногманова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.