Алия Наил кызы Арсланова (30.04.1980; Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы — 12.02.2021; Самар өлкәсе, Самар) — татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы.
Алия Арсланова | |
---|---|
Туган | 30 апрель 1980 Яңа Ярмәк, Ярмәк авыл җирлеге[d], Камышлы районы, Самар өлкәсе, РСФСР, СССР |
Үлгән | 12 февраль 2021 (40 яшь) Самар, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | журналист, язучы |
Эш бирүче | «Бердәмлек» газетасы һәм «Самар татарлары» журналы |
Алия Наил кызы Арсланова 1980 елның 30 апрелендә Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлагач башта Самара шәһәрендә мәктәптә психолог булып эшли, шул ук вакытта журналистика, редакция эше белән мавыга. “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы журналына да, сайтына да яза. Өлкә татар «Туган тел» оешмасының шура әгъзасы була.
2015 елның маеннан «Бердәмлек» газетасының журналисты булып эшли башлый.
2019 елда Самара шәһәрендә «Шатлык» татар балалары клубын оештыра, анда йөрүчеләрне татар теле, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр белән таныштыра, әдәби һәм мәдәни тәрбия чаралары үткәреп килгән.
2020 елның 22 декабрендә хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә. 2021 елның 12 февралендә 40 көн реанимациядә ятканнан соң коронавирус авыруыннан һәлак була.
2021 елның 13 февралендә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнә.
Ире — Рәмис, полиция хезмәткәре, подполковник, ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир.
Әнисе — Зөлфия, Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы фельдшеры, балаларын ялгыз үстерә, әтисе — Наил Шәяхмәтов.
Игезәк сеңлесе Лилия — эпидемиолог, әбисе — Әлфия, укытучы булган.
Китаплары:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алия Арсланова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.