Аврелий Августин

Аврелий Августин яки Хозурлы Августин (лат. Aurelius Augustinus) — Рим империясенең фәлсәфәчесе, христиан рухание, католиклар тәгълиматына башлап нигез салучы.

Aurelius Augustinus
Аврелий Августин
Туган телдә исем Аврелий Августин
Туган 13 ноябрь 354(0354-11-13)
Таһас, Алжир, Рим империясе
Үлгән 28 август 430(0430-08-28) (75 яшь)
Һиппон, Византия империясе
Күмү урыны Чель д’Оро[d]
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре фәлсәфәче, христиан дин әһеле
Балалар Adeodatus[d]
Ата-ана
  • Patricius[d] (әти)
  • Моника[d] (әни)
Кардәшләр Perpetua of Hippo[d] һәм Navigius of Hippo[d]

Аврелий Августин Aurelius Augustinus Викиҗыентыкта

Ул Таһас шәһәрендә (Төньяк Африка) туа. Күп еллар дәвамында үзлектән дин тотучылар вазифасын алып бара һәм, ниһаять, Һиппон шәһәрендә епископ дәрәҗәсенә ирешә.

Августинның фәнни мирасы гаять бай һәм күпкырлы. Фәлсәфәсенең төп мәсьәләсе буенча, дөньяның булуын ул игелек дип карый. Игелек — субстанция. Яманлык исә — субстанция түгел, бәлки игелекнең кимчелеге, бозылган формасы гына. Аллаһ — булулыкның чыганагы. Булулыкның хәрәкәт итеп торуы Аллаһтан тора. Әгәр дә Аллаһның иҗат итү көче бетә икән, дөнья да, яшәешен югалтып, юклыкка дучар булыр иде, ди Августин.

Августин фикеренчә, дөнья ул бер генә, ягъни бердәнбер. Башка («теге») дөнья турында фикер йөртү бушка гына, аның һичнинди нигезе юк дип санаган борын заман галиме. Шуның өстенә Августинның материяне бар дип тануы да аның идеализм юнәлешендәге башка галимнәргә бик үк охшамаганлыгын күрсәтә. Ул җан белән тәнне бер-береннән аерып карый. Җан, Августин фикеренчә, материаль түгел, һәм ул үлемсез.

Августинның тәгълиматында игелек белән явызлык проблемаларына да зур урын бирелгән. Алар галимнең социаль тәгълиматына барып тоташа. Августинча, җәмгыятьнең яшәве — бер-берсенә каршы булган ике нәрсәнең мөнәсәбәте ул. Нәрсә белән нәрсә арасында соң бу каршылык? Аларның берсе — Рим империясенең дәүләт учреждениеләре, икенчесе — чиркәү. Августинның фикерләве буенча, боларның беренчесе — гөнаһка батып беткән булса, икенчесе исә, — нәкъ киресенчә, яхшылыкны туплаган, Аллаһка яраклы күренеш.

Августин колбиләүчелекне Аллаһ ихтыярына бәйләп карамый, әмма колбиләүчелеккә түзәргә кирәк дип саный. Гомумән, ул җәмгыятьтәге сыйнфый каршылыклар турында фикер йөртүдән баш тарта, кешеләрнең фәкыйрьлеккә төшүен яман кү-ренеш дип санамый. Бу фикер аның аскетлыкка кыйбла тотуының билгесе булып тора.

Августинның социаль проблемалар буенча фикерләре аның 22 китаптан торган «Шәһри Алла турында» дигән хезмәтендә урын таба. Августинның эстетикасы юнәлеше, эчтәлеге белән Әфләтүн һәм Аристотель калдырган мирасларга якын. Нәкъ Әфләтүнчә, ул кешеләр тарафыннан иҗат ителгән матурлыкны Алла үзе яраткан матурлыктан ким дип саный. Сәнгатьне ул, Аристотельча, чынбарлыкка иярү, дип бәяли.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/Monika;3943008.html
  • Чыганаклар

    • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

    Сылтамалар

    Моны да карагыз

    Tags:

    Аврелий Августин ИскәрмәләрАврелий Августин ЧыганакларАврелий Августин СылтамаларАврелий Августин Моны да карагызАврелий АвгустинЛатин телеРим империясеТәгълиматФәлсәфәче

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Стерлиң фунтыБрайль шрифтыЭстонияGDAYouTubeАвстрияРадик ГалиәкбәровРәмзилә ХисаметдиноваИсламның биш баганасыТайлер (Техас)Тейтум (Нью-Мексико)СенегалКурсорны идарә итү төймәләреDelete (төймә)Әлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Кара матдәСергей Антипов (1949)+ (төймә)Булат Мусин (1994)Миңнулла ЧинкинҺейвалыРиваятьБот арасы«Идел» журналыEmmanuel MakronҺарун әл-РәшидСтокһольмТатарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәреИрләр җенес әгъзасыПермь крае мөселманнары Диния нәзарәтеБалигъ булу яшеЧәчәк авыруыБалтимор (Мериленд)ЙиглаваҖерсиВьетнамБерләшкән Гарәп ӘмирлекләреУаньи-ан-ВалуаБуддизм9 октябрьВадим Захаров (1986)24 апрельИтажаиЛайош КошутЗур панда17 мартНәүрүзҖенси якынлыкИделНАТОЭлвуд-Сити (Пенсильвания)ВикисәфәрТуфрак18 мартОлы көн бәйрәмеXXVIII гасыр (б. э. к.)Туфан МиңнуллинAndrey HilaletdinovКлара БулатоваТатар милли киемнәреБеренче бөтендөнья сугышыҮсемлекләрГернсиАвыл хуҗалыгыНьюкасл-апон-ТайнАльберт МулдашевТатар ВикипедиясеЛихтенштейнГрессоне-Ла-ТринитеOzon qatlamıТехас (штат)Роверето🡆 More