Абба Ковнер (туганда — Абель Ковнер; 1918 елның 14 марты, Ашмяны — 1987 елның 25 сентябре, Исраил, Эйн-ха-Хореш кибуцы) — Исраил шагыйре һәм прозаигы, Вильнүс геттосы подпольщигы, партизан, 1970 ел өчен Исраил Дәүләт премиясе лауреаты.
Яһүд һәм идиш телләрендә язган.
Абба Ковнер | |
---|---|
Туу датасы: | 14 март 1918 |
Туу урыны: | Акъяр, Таврия губернасы Ашмяны, Вильно губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы: | 25 сентябрь 1987 (69 яшь) |
Үлем урыны: | Эйн-ха-Хореш[d], Эмек-Хефер[d], Центральный округ[d], Исраил |
Ватандашлык: | Исраил |
Эшчәнлек төре: | язучы, шагыйрь, офицер |
Абель Ковнер 1918 елның 14 мартында (иске стиль буенча) Ашмяныда тире сатучы Израиль Михелевич Ковнер һәм Рухля Берковна Таубман гаиләсендә туган. Аның Гдалья һәм Михл исемле абыйлары булган. 1927 елның 9 сентябрендә әнисе һәм энесе белән Ашмяныдан Вильнага күченгән (анда бераз элегрәк әтисе һәм өлкән абыйсы урнашкан), 1935 елга кадәр яһүд телендә укыту белән «Тарбут» шәхси гимназиясендә укыган (алты сыйныфны тәмамлаган). Шунда ук Ха-шомер ха-цаир сул сионист оешмасына кергән.
Абба Ковнер — Исраил сәясәтче-коммунист Меир Вильнерның туганнан туган абыйсы.
1939 елның октябрендә Стефан Баторий университетының сәнгать факультетының беренче курсына ирекле тыңлаучы (рус. вольнослушатель) буларак кабул ителгән. Бер үк вакытта 1939 елның 15 декабрендә «Тарбут» укытучылар курсларына укырга кергән. Аларны 1940 елның 18 апрелендә тәмамлаган.
1942 елның гыйнварында Вильнүс геттосында «Берләшкән партизан оешмасы» (идиш. פֿאַראײניקטע פּאַרטיזאַנער אָרגאַניזאַציִע) оештырылган. Аны Ицик Витенберг, Иосиф Глазман һәм Аба Ковнер җитәкләгән.
1943 елның 15 июлендә Ицик Витенберг бөтен геттоны юк итү куркынычы астында алманнарга бирелергә мәҗбүр булган. Шуннан соң Абба Ковнер подполье җитәкчесе булган.
1943 елның сентябрендә геттоны бетергәндә Ковнер берничә сугышчысы белән Рудник урманнарына киткән. Анда ул үз командалыгы астында яһүд партизан отрядын оештырган. Аңа Вильнүс геттосы сугышчылары һәм «Некама» («Үч») бригадасы кергән. Отрядта Ковнер үзенең булачак хатыны Витка Кемпнер белән танышкан.
Сугыш тәмамланганнан соң «Нокмим» («Үч алучылар») диверсантлар төркемен оештырган. Төркем Европада нацистларны үтергән. Гамбург, Мүнхен, Франкфурт һәм Нүрнбергта суүткәргечне агулау буенча «А планын» әзерләгән; соңыннан «Б планын» (союздашлар лагерьларында әсир эсэсчыларны бетерү) тормышка ашырырга тырышкан.
Шулай ук яһүдләрне Фәләстингә җибәрү белән шөгыльләнгән «Бриха» оешмасында эшләгән. 1945 елның ахырында Фәләстингә легаль булмаган рәвештә килгән, Бен-Гурион һәм Хаим Вейцман белән сөйләшүләр алып барган, Европага агу белән кайту юлында Британия хакимиятләре тарафыннан кулга алынган һәм Каһирә төрмәсенә ябылган. Азат ителгәннән соң яңадан Фәләстингә килгән һәм Эйн-ха-Хореш кибуцына кергән.
Шул ук вакытта, 1946 елның 13 апрелендә ул оештырган төркемнең өч әгъзасы Нүрнберг янындагы «Stalag 13» хәрби әсирләр лагеренда булган 12 мең Алмания хәрби әсирләре (башлыча эсэсчылар) өчен икмәк агулаган. Нәтиҗәдә, 2200дән артык хәрби әсир зыян күргән. Аларның 207се сырхауханәгә салылган, әмма үлем очраклары булмаган.
Бәйсезлек өчен сугыш вакытында Гивати бригадасы составында сугышкан, бригаданың көндәлек хәрби битен мөхәррирләгән. Ул язган листовкаларда мисырлыларны «кара еланнар» һәм «этләр» дип атаган.
1961 елда Абба Ковнер нацист җинаятьчесе Адольф Эйхман эше буенча хөкемдә шаһит булган.
Исраил язучылар берлеге рәисе булган. М. Анелевич истәлеге музеена һәм Диаспора Музеена нигез салучыларның берсе.
1983 елда Синай Лайхтер һәм Аарон Виньковецкий белән бергә Иерусалимдагы яһүд университеты эгидасы астында идиш телендә яһүд халык җырларын җыю һәм бастырып чыгару буенча күп томлы проектын башлаган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Абба Ковнер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.