Юрмый — төньяк-көнбатыш башкортлары составындагы борынгы башкорт кабиләсе.
Ыру аралары: әптелмән, гасаба, исай-гасаба, казаннар, типтәр, урман, ясаклы.
Юрмый этнонимы болгарларда, венгрларда һәм чуашларда билгеле. Топонимикада Юрмияз, Юринка, Юрмиязбаш кебек һ.б. атамалар очрый.
Абдусәләмов, Үсәевлар G2 гаплотөркеменә караганы ачыклана.
Башкортларның юрмый кабиләсенең этник тарихы Идел булгарлары, мадьярларның Кер Кер ыруы белән һәм болгарларның Бөек Болгар Ерми ыруы белән бәйле.
Б. С. Ильясовның язмаларына караганда, юмыйлар V гасыр азагында башка (юрматы, байлар, юламан, гайнә кабиләләре һәм кутугырлар белән кабилә берлеге һәм борынгы башкорт халкын төзи. Юрмылыларның формалашуына аларның янә, катай, юрматы башкорт кабиләләре белән күрше булулары йогынты ясый. XII—XIII гасырларда юрыйлар Дала Зәе һәм Чишмә елгалары ярында, ә XIII—XIV гасырларда — Ык елгасы бассейнында көн иткән, күршеләре байлар, бүләр, елан, ирәкте, катай һәм кыргыз башкорт кабиләләре булган.
XIV гасыр ахыры — XV гасыр башында юрмый кабиләсенең бер өлеше калайлар белән себер якларына күченә һәм Төй, Җитез Танып елгалары буйлап урнаша. Бер өлеше юрматы кабиләсе белән көньякка юлланып, Ашказар, Агыйдел, Стәрле елгалары һәм Нөгөш елгасының уң ягында яши башлый.
Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуына соң кабиләнең биләмәләрендә Казан даругасының Юрмый вулысы барлыкка килә.
XVII гасыр соңыннан XIX гасырга кадәр юрмылыларның җирләре Бөгелмә өязенә, а кантон идарәлеге системасы дәверендә — 12‑нче башкорт кантонына керә.
Хәзер юрмый кабиләсе таралган җирләрдә Башкортстанның Бакалы, Туймазы һәм Шаран, Татарстанның Азнакай, Әлмәт һәм Лениногорск районнары урнашкан.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Юрмый, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.