Сэр Чарльз Спенсер Чарли Чаплин (ингл. Charles Spencer Charlie Chaplin; 16 апрель 1889 – 25 декабрь 1977) – инглиз актёры, шулай ук сценаристы, композиторы һәм режисссёры.
Дөнья кинематографиясендә иң атаклы образларның берсе – сукбай Чарли образын тудырган киноактер.
Чарли Чаплин | |
---|---|
Туган телдә исем | Charles Spencer Chaplin |
Туган | 16 апрель 1889 Лондон, Бөекбритания |
Үлгән | 25 декабрь 1977 (88 яшь) Веве, Швейцария |
Үлем сәбәбе | мигә кан йөгерү[d] |
Күмү урыны | Корсье-сүр-Веве зираты[d] |
Яшәгән урын | Manoir de Ban[d] Беверли-Һиллз |
Милләт | инглиз |
Ватандашлыгы | Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d] Бөекбритания |
Әлма-матер | Cuckoo Schools[d] һәм Black-Foxe Military Institute[d] |
Һөнәре | актёр, режиссёр, сценарист, продюсер, композитор |
Эш бирүче | Keystone Studios[d], Essanay Studios[d] һәм Mutual Film[d] |
Җефет | Мидлред Һаррис[d], Лита Грей[d], Полетт Годдар[d] һәм Уна О’Нил[d] |
Өйдәш | Джоан Бэрри[d] |
Балалар | Чарльз Чаплин[d], Джеральдина Чаплин[d], Майкл Чаплин[d], Джозефин Чаплин[d], Виктория Чаплин[d], Юджин Чаплин[d], Кристофер Чаплин[d], Джейн Чаплин[d] һәм Сидней Эрл Чаплин[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Вилер Драйден[d] һәм Сидни Чаплин[d] |
Бүләк һәм премияләре | «Оскар» (1929, 1973) |
1919 елда Мэри Пикфорд, Дуглас Фэрбенкс һәм Дэвид Гриффит белән "United Artists" киностудиясенә нигез сала.
Чарли Чаплин 1889 нчы елның 16 апрелендә мюзик-холл артистлары гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе — Чарльз Спенсер Чаплин һәм Һанна Чаплин (сәхнәдә Лили Герл) эстрада артислары була. Әтисе җыр, бию белән төрле театрларда, билгеле Джильберта һәм Салливена оперетталары композиторларының антрепризында (шәхси театрында) чыгыш ясый. Әтисе йомшак баритон тавышы белән Лондон мюзик-холында билгеле кеше була. Ул Нью-Йоркта чыгыш ясый, Аурупа буйлап гострольләрдә йөри. Чарльз Спенсер Чаплинның сәхнә карьерасы фаҗигале тәмамлана: ул тавышын югалта; ангажементтан (артистларны эшкә чакырудан) мәхрүм була; эчә башлый һәм 1901 нче елның 9 нчы маенда 37 яшендә Лондон госпиталендә вафат була.
Хана Чаплин ире үлгәч чирли башлый. 1896 нчы елда акылын югалта һәм психиатрик клиникага эләгә. Агалы-энеле Сид һәм Чарли ятимнәр һәм ярлылар мәктәбенә бирелә. Яшәү өчен үзләре эшләп табарга мәҗбүр булалар.
Чарли 1894 нче елда, 5 яшьлек чагында, сәхнәдә әтисе урынына чыгыш ясый. 1898 нче елда балалар бию төркемендә катнаша. Чарли мәктәпкә сирәк йөри; гәҗит сатучы, табиб ярдәмчесе булып һәм типографиядә эшли, кечкенә булганга озак эшли алмый.
14 яшьлек чагында Чарли театрга даими эшкә алына һәм аңа "Шерлок Холмс" пьесасында йомышчы Билл ролен бирәләр. Чарли ул вакытта укый-яза белми, текстны кычкырып укырга кушарлар дип хәвефләнә. Рольне ятларга кардәше Сид ярдәм итә. Берничә ел Чарли варьетеда уйный. 16 яшеннән театр дирижёрыннан һәм танышларыннан скрипкада уйнау дәресләре ала. 1910 нчы елдан 1912 нче елга кадәр Чарли Карно театры белән АКШ-та гастрольләрдә була. 1912 нче елда биш айга Англиягә кайта, һәм 1912 нче елның 2 октябрендә яшь Чарли Корно төркеме белән АКШ-ка китә һәм бу илдә кала. Тамаша вакытында Чарлины кинопродюсер Мак Сенат күреп кала. Аңа Чарлиның уйнаганы ошый, ул аны "Кистоун Филм" (Keystone Film) киностудиясенә чакыра.
1913 нче елның 23 нче сентябрендә Чарли 150$ эш хакы алып, киностудиядә эшли башлый. Баштарак Чарли тупас комедияләрдә катнаша. Соңрак җылылык, лиризм белән тулы сукбай роле аның өчен уңышлы икәнен аңлый. Чарли актёр эше белән генә канәгатьләнми. Үзенә фильмнар куярга рөхсәт сорый. Актёр эше аның иҗаты мөмкинлекләрен чикли, ул "Кистоун Филм"нан китә. 1914 нчы елда Чаплин үзенең беренче "Яңгырда калган" фильмын төшерә. Фильмда ул актёр, режиссер һәм сценарист була. Чаплинның эш хакы бик тиз үсә. 1914 нче елда "Кистоун"да ул атнасына 150$-га эшли, 1915 нче елда "Эссеней Филм" (Essanay Film) киностудиясендә атнасына 1250$ һәм 10 000$ бонус ала. "Мьючуэл Филм"да (Mutual Film) — атнасына 10 000$ һәм 150 000$ контракт өчен. 1917 нче елда "Фёрст Нэшнл" (First National Pictures) студиясе белән 1 млн долларга контракт төзи һәм ул заманның иң кыйммәт актёры була. 1919 нчы елда ирекле иҗат өчен үзенең "Юнайтед Артистс" студиясен ача. Чаплинга танылуны "телсез кино" китерә. Тавышлы кино 1927 нче елда ук барлыкка килсә дә, ул иске кинотехникага тагын дистә ел тугъры кала. Чаплинның тәүге тавышлы киносы 1940 нчы елда төшерелә. Гитлерга каршы төшерелгән фильм "Бөек диктатор" дип атала.
Артист 1978 нче елның 25 декабрендә үз йортында, Швейцариянең Вефе шәһәрендә, вафат була. Аның истәлегенә Женева күле ярында һәйкәл куела.
1978 нче елның 1 мартында Чаплинның мәетен казып алып йолым алу өчен урлыйлар. Җинәятчеләрне полиция кулга ала. Мондый хәл башка кабатланмасын дип, актёр 6 фут (1,8 м) бетон астына җирләнә. Чаплин дүрт мәртәбә өйләнә, аның 12 баласы кала. Кайберләре үзләрен актёр һөнәрендә сынап карый, мәсәлән, Джеральдина Чаплин билгеле актриса була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чарльз Чаплин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.