Тел яңарышы (телне җанландыру) — аерым шәхесләр, мәдәни һәм иҗтимагый төркемнәр, хөкүмәтләр яки сәяси хакимиятләр кебек кызыксынучы тарафларның телнең кулланылыштан чыгу процессын туктатырга һәм кире якка борырга тырышуы.
Телнең кулланылыштан чыгу дәрәҗәсе югары булса, ул юкка чыгу куркынычы янаган, йокыга чумган (Wesley Leonard'ның эшен кара), яки юкка чыккан хәлдә булуы мөмкин. Бу очракларда тел яңарышының максаты телнең сөйләм дәрәҗәсендә ешрак кулланылышын кайтарудан гыйбарәт. Телне җанландыруның алымнары төрле җәмгыятьләр күзаллавынча һәм вәзгыятьләр даими үзгәреп торган хәлдә беркадәр аерымланып торса да, төп максат бер үк була - юкка чыккан яки юкка чыгу куркынычы янаган телне актив көндәлек кулланылышка кайтару. Телнең җанландырылуы - тел югалу процессының киресе.
"Тел яңарышының күп практик, эстетик һәм этик файдасы бар - алар арасында тарихи гаделлек, күптөрлелек һәм эш таба алу мөмкинчелекләрен үстерү."
Соңгы дистә еллар дәвамында күп социолингвистлар (мәсәлән, en:Joshua Fishman) телдән баш тарту (ингл.) процессын кирегә үзгәртү өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. Телдән баш тарту процессын кирегә үзгәртү, аерым бер телне җанландыру яки анарга ярдәм күрсәтү ысулларының нәтиҗәле булуы өчен, үзенә бу телнең ни дәрәҗәдә кулланылыштан чыкканын билгеләүне үз эченә ала.
Яңа лингвистик парадигма һәм дисциплина буларак, Яңарыш лингвистикасын en:Ghil'ad Zuckermann алга сөрә. Цукерманның яңарыш лингвистикасы термины контакт лингвистикасы дигән атама моделеннән үрнәк алып булдырылган [телләр контакты (ингл.) мәкаләсен кара]. Яңарыш лингвистикасы, башка мәсьәләләр белән беррәттән, телнең кире кайтарылуына, яңарылышына һәм җанландырылуына караган универсаль механизмлар һәм чикләүләрне өйрәнү белән шөгылләнә. Бу фәнни тикшеренү өлкәсе, төрле яңарыш тырышлыкларын чагыштырып, дөньяның төрле урыннарында йокыга чумган телләрне актив кулланылышка кайтару проектларын берләштерүче эпистемологик күпер буларак үз өлешен кертә."
Zuckermann җирле үзенчәлекләр һәм идеосинкразияләрнең ("local peculiarities and idiosyncrasies") булуын таный, ләкин шул ук вакытта искәртә дә: "...бар яңарыш тырышлыклары өчен уртак чикләүләр бар. Аларның нинди булуын аңлау яңарыш тарафдарларына һәм дөньяның алдынгы илләр лидерларына үз эшләрен нәтиҗәлерәк ясарга ярдәм итәр. Мәсәлән, фундаменталь сүзлекне һәм фигыльләрнең төрләнешен кире кайтару авазлар һәм җөмләдәге сүзләр тәртибен яңартуга караганда җиңелрәк. Телне җанландыру белән янучылар реалист булырга, "чын тамырларга кире кайтырга яки үләргә!" кебек контр-продуктив, әхлакый төшенкелек шигарьләреннән баш тартырга тиешләр.
Юкка чыгу куркынычы янаган (яки йокыга чумган) телләрне җанландыру яки аларны тотрыклы хәлгә чыгару буенча en:Joshua Fishman тәкъдим иткән модель сигез этаплык процессны билгели. Соңгырак этапларга күчү алдагы этапларда куелган максатларга ирешкәч һәм анда тасвирланган хәл тотрыклы (ягъни гадәти) дәрәҗәгә чыгарылгач кына тәкъдим ителә. Бу сигез этап шундый:
Телне җанландыруның бу моделе көчләрне иң нәтиҗәле якларга юнәлтүне, элгәре этапларга ирешмичә, соңгырак этапларга чыгу тырышлыгы белән энергияне бушка сарыф итмәүне күздә тотып төзелгән. Мәсәлән, телне гаиләләрдә кулланучылар юк дәрәҗәсендә булган очракта, телнең телевидение һәм хөкүмәт хезмәтләрендә кулланылуы өчен кампания алып баруның мәгънәсе һәм файдасы бик түбән.
en:David Crystal үзенең Language Death ("Тел үлүе") китабында, юкка чыгу куркынычы янаган телдә сөйләшүчеләр астагы 6 шартка туры килгәндә, телләренең тәрәккыяте дәвам итәчәк, дигән постулатны алга сөрә:
Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була.
"Телнең модернизацияләнүе еш хәтта традицион эшчәнлекләрнең, мәдәнияттәге һәм тормыш тәртибендәге үзгәрешләрне кабул итүгә караганда да авыррак булып чыга... Тел яңарышы максатларына килгәндә, аның чисталыгы һәм байлыгы турында кайгыру өлешчә икенче дәрәҗә мәсьәләләре булып тора."
"Баланың берәр телне яхшы үзләштерү фәкать еш һәм озак периодлар дәвамында башкалар аның белән бу телдә аралашкан һәм аның бу телдә җәвап бирүе көтелгән вәзгыятьләрдә һәм мохитләрдә булуы аркасында гына мөмкин".
"Яшьләрнең үзләрен туган телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. Шулай да, яшьләр мәдәниятен аларның мәдәни төркеменә кермәгәннәргә төзү читен — үз мәдәниятен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала. Модернизация процесслары аркылы узучы җирле тел җәмгыяте вәкилләре өчен бу игътибарны таләп итүче бик зур авырлык булган мәсьәлә булып тора."
Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я.. Россия телләрен ничек һәм ни өчен сакларга.
Телне бишектән өйрәнеп анарда туган тел дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр (ингл.) булмаган үле (ингл.) дәрәҗәсенә җиткән телнең киләчәге тотрыклы булган (беренчел тел дәрәҗәсендә берничә миллион сөйләшүчеләрнең җәмгыяте) дәрәҗәгә кайтару очрагы тарихта әлегә бер генә тапкыр яшәлде - бүген Исраил милли теле иврит (Hebrew language) белән булган хәл. Бу очракта, яңарышын уникаль тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрнең җиңеләйтте - Ивритның яңарышын кара (ингл.).
Ләкин үткәндә берничә период заманында, телне бишектән өйрәнеп анарда беренчел тел дәрәҗәсендә сөйләшүчеләр булмаган әдәби телләрнең югары престижга ия булуы һәм лингва франка (ингл.) дәрәҗәсендә халыкара телләре ролен уйнаулары сәбәпле, аларда практик сәбәпләр өчен берничә миллион сөйләшүчеләрнең булуы мәгълүм.
Кытай Халык Җөмһүриятеда берничә Манчу теле (ингл.) энтузиастлары төркемнәре, тугандаш Cибе теле (ингл.) әлегә дә ана теле дәрәҗәсендә яши биргән Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының Чапчал-Cибе автоном уездына (ингл.) сәфәрләр кылып, шулай ук сакланып калган сүзлекләр һәм дәреслекләрне кулланып, үз ата-бабалары булган манчу халкы (ингл.) телен киредән тормышка кайтарырга тырышалар.
АКШда берничә Американ кызылтәнлеләр төркемнәренең үлемгә таба юлга баскан телләрен җанландырырга торышлыклары билгеле.
Пәрәвездә йөзләрчә сирәк кулланган телләрне өйрәнергә теләүчеләр өчен алар буенча укыту материаллары урнаштырылган. Тагын 6,000 тирәсе телләрне дини текстлар кебек башка максат өчен ясалган һәм киңрәк таралыш алган телләргә тәрҗемәләре булган аудиоязмаларны тыңлау юлы белән азмы-күпме дәрәҗәдә өйрәнү мөмкин.
Телнең яңарышы белән шөгыйльләнүче оешмалар еш аерым бер диалектны сайлый, кайвакыт берничә вариантка нигезләнеп берне стандарт итеп сайлый, күбесенчә замандаш сүзләргә бәйле неологизмнар уйлап чыгару, иске сүзләргә яңа мәгънәне өстәү, тугандаш телләрдән калькалау (замандаш иврит өчен гарәпчәдән, корнча өчен уэльсча һәм бретончадан), яки замандаш халыкара телләрдән турыдан-туры күчермә буларак яңа формаларны өсти. Башка вариантлар тарафдарлары сайланган форма "чын/дөрес түгел", һәм тел яңарышын оригиналь максатына ирешелмәде дип хис итә алалар.
Соңгы арада гына, Җир йөзендә 2000 дәр артык тел юкка чыккан. Сөйләшүчеләр саны түбән булган телләр юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегенә кертелгән.
БМО юраулары буенча бүген Җир йөзендә кулланылган телләрнең яртысыннан күбрәгендә сөйләшүчеләр саны 10,000 кешедән түбәнрәк, дүрттән бер өлеше очрагында - 1,000 сөйләшүчедән азрак. Бу телләрне саклауга көч кертелмәгән очракта, киләчәк 100 ел эчендә буларның күпчелеге юкка чыгачак.
Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау һәм яңарышы эшчәнлеген алып баруга Юкка чыгу куркынычы янаган телләр фонды (ингл.) багышланган.
19 гасыр дәвамында һәм 20 гасыр башында, төрле Европа илләренең мәркәз хөкүмәтләре мәгарифтә һәм рәсми кулланылышта үз телләрен генә кулланырга рөхсәт итү нәтиҗәсендә, башка җирле һәм өйрәнелгән телләрнең кулланылышы азайды (мәсәлән Бөекбритания, Франция, Испания, Италия һәм Греция, өлешчә - Германия һәм Австрия).
Соңгы берничә дистә ел дәвамында, җирле милләтчелек (ингл.) һәм кеше хокуклары (human rights) хәрәкатьләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә Европа дәүләтләре сәясәтләре мультикультурализмга (ингл.) таба үзгәрде; элек алга сөрелгән региональ телләрнең кулланылышын кысу практикалары "лингвицид" (ингл.) кебек терминнар белән билгеләнеп, каты тәнкыйтькә дүчар булды. Алып барылган кампанияләр нәтиҗәсендә җирле телләр статусы күтәрелде, кайбер Европа регионнарында җирле телләр милли тел белән тиңләштереп, рәсми тел дәрәҗәсенә иреште. Бу өлкәдә Европа Шурасы'ның гамәлләре (Европаның азчылык һәм региональ телләре хартиясен ингл. кара) Европа Берлеге'нең рәсми статусын чикләнгән рәсми телләргә генә бирүгә карата зур контрастта тора (Европа Берлеге телләрен карагыз ингл.).
Тел яңарышы (җанландырылуы) хәрәкәте шулай ук спектрның икенче ягында, күп гасырлар буенча Европада югары белем бирү һәм академик аралашу максатлары өчен куллану өчен махсус өйрәнелгән һәм өстә тасвирланган периодка кадәр кыйтгада урнашкан барлык университетларны берләштергән латин телен дә читләтеп узмаган. Бу телне үз теле буларак санаган халык калмавы сәбәпле, бу хәрәкәть милли яки югарырак дәрәҗә хөкүмәтләрдән ярдәм алмауга карамастан, аны кулланылучылар саны үсештә (кулланылыштагы латинча мәкаләсен карагыз, ингл.).
Японияның төньягында яшәүче җирле айну халкының (ингл.) айну теле (ингл.) әлегә үлемгә таба юлга баскан булсада, аны җанландыру эшчәнлек дәвам ителә. Хоккайдо утравында яшәгән айнуларның 2006 сораштырылуы катнашканнардан 4.6% гына айну телендә "азмы-күпме сөйли белүен" яки аралаша алганын күрсәтте. 2001 елгы мәгъләматлары буенча, айну теле Японияның башлангыч яки гомуми урта белем бирү мәктәпләрнең берсендә дә укытылмаса да, Хоккайдодагы күп санлы тел үзәкләрендә һәм университетларында, шулай ук Токионың Чиба университетында (ингл.) тәкъдим ителә иде.
Телләрне юкка чыгудан яклауга көч түгү кирәкмәгән нәрсә дип санаучылар да юк түгел - шундыйларның бер үрнәге язучы Кенан Малик (ингл.) була ала. Телләрнең үлеме табигый һәм күп очракларда кешенең тыкшынуына карамастан нәтиҗәсе алдан фаразлый алырлык феномен булу сәбәпле, Малик дөньяның барлык телләрне саклап калырга торышу "иррациональ" булуын алга сөрә. Шулай ук телләрнең үлеменең файдалы якларның булуы да - калабиргән телләрдә күбрәк кешеләрнең сөйләшә алулары коммуникация дәрәҗәсен күтәрә, шулай да икътисади үсешкә һәм низагларның азаюына китерә алуы - ассызыклана.
2011 елның 30 декабрь көнендә архивланган.
2012 елның 21 март көнендә архивланган.
Бу мәкаләдә хаталар һәм/яки ялгышлыклар бар. Мәкалә эчтәлегенең татар теле грамматик нормаларына туры килүен тикшерергә кирәк. |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Language revitalization (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Возрождение языков (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тел яңарышы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.