Си (ингл. C) — 1970-еллар башында Bell Labs хезмәткәрләре Кен Томпсон һәм Денис Ритчи тарафыннан уйлап чыгарылган стандартлаштырылган процедуралы программалау теле.
Си теле Би теленә нигезләнә. Си теле UNIX операцион системасында кулланыр өчен уйлап чыгарыла. Шуннан соң ул башка операцион системаларга да күчерелә һәм хәзерге вакытта иң киң кулланыла торган программалау теле буларак санала. Си телен аның эффективлыгы өчен югары бәялиләр.
Керниган һәм Ритчиның «Си программалау теле» китабының беренче басмасында булган бу гади программа Си теле буенча күпчелек китапларның беренче программасы булып тора. Ул «Hello World!» хәбәрен мониторга чыгара. Си телендә бу программа:
#include int main(void) { printf("Hello, World!\n"); return 0; }
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Технология» порталы |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Санак» порталы |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Си (программалау теле), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.