Рауза Солтанова - сәнгать белгече.
Д. Сираҗиев исем. Республика премиясе лауреаты (1978), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2010), Б. Урманче исем. Республика премиясе лауреаты (2012).
Рауза Солтанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Рауза Рифкать кызы Солтанова |
Туган | 15 сентябрь 1958 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Түке авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Нижгар дәүләт лингвистик университеты |
Һөнәре | сәнгать белгече |
Эш бирүче | Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать фәннәре докторы[d] |
1978 елда Минзәлә педагогия училищесын, 1983 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1991 елда Н. Добролюбов исем. Түбән Новгород чит телләр институтының немец теле факультетын, 1998 елда – Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать, архитектура белгечлеге буенча аспирантурасын тәмамлый.
2000 елда Сәнгать академиясе фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) “Татарстан Республикасының яңа сәнәгый шәһәрләрендә тасвирый сәнгать үсеше тенденцияләре (1960 –1999)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
2018 елда “Татар театрында сәхнә бизәлеше: төп этаплары һәм үсеш закончалыклары (ХХ–ХХI гасыр башы) ” дигән темага Мәскәүдә докторлык диссертациясе яклый.
1996 елдан ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рауза Солтанова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.