Нечкә Эчәк

Нечкә эчәк (intestinum tenue) — ашказаныннан башланып, юан (сукыр) эчәккә кушыла.

Озынлыгы якынча 6 м.

Нечкә эчәк
Анатомик урнашуы корсак куышлыгы[d]
Лимфодренаж intestinal lymph trunk[d]
Артериаль чыганак верхняя брыжеечная артерия[d]
Веноз дренаж воротная вена[d]
Иннервируется гизүче нерв[d]
Нәрсәгә тоташа кеше ашказаны, Юан эчәк һәм кешенең туры эчәге
NCI Thesaurus идентификаторы C12386
Нечкә Эчәк Нечкә эчәк Викиҗыентыкта

Нечкә эчәкне бүләләр:
•Өске беркетелгән өлеше – уникеилле эчәккә,
•Аскы хәрәкәтчән өлеше, боргаланулар ясаучы озын көпшәгә:
oөске 2/5 хәрәкәтчән өлеше ябык эчәк дип атала,
oаскы 3/5 хәрәкәтчән өлеше янбаш эчәк дип атала.
Нечкә эчәкнең төзелеше туклыклы матдәләрнең үзләштерүен һәм сеңдерүен тәэмин итә.


Уникеилле эчәк (duodenum)
•Уникеилле эчәк (12 и.э.) – иң кыска (25 cм), киң һәм беркетелгән нечкә эчәк бүлеге, ашказанның капкасы һәм янбаш эчәк арасында урнашкан .
•Эчәк уң яктан ашказаны асты бизенең башын урап уза һәм дага яки “C” хәрефе сыман формада.
•Уникеилле эчәк кендектән өстәрәк урнашкан, 1-3 бил умырткасы биеклегендә.
•Эчәк корсак ярысы артында урнашкан.
•12 и.э. 4 өлешкә бүләләр – өске, төшмә, горизонталь һәм күтәрелмә.
oӨске өлеше (pars superior) капкадан башланып, горизонталь уңга таба бара һәм аска борылып, уникеилле эчәк бөгелешен (flexura duodeni superior) ясый, ә аннан киләсе – төшмә өлеш башлана. Өске өлешнең киң башлангыч бүлеге ампула (суганча) (ampulla) дип атала.
oТөшмә өлеше (pars descendens) өске бөгелештән башланып, вертикаль аска таба бара, 3 нче бил умырткасы биеклегендә сулга борылып, уникеилле эчәкнең аскы бөгелешен (flexura duodeni inferior) ясый, шул урыннан киләсе – горизонталь өлеш башлана. 12 и.э. бу өлешенә бавыр һәм ашказаны асты бизенең чыгару юллары ачыла.
oГоризонталь өлеше (pars horizontalis) 12 и.э. аскы бөгелешеннән башланып, горизонталь сулга таба - аортага кадәр бара, аның алдында соңгы – күтәрелмә өлешенә күчә.
oКүтәрелмә өлеше (pars ascendens) сулга һәм өскә таба бара, һәм аортадан сулда 2 нче бил умырткасы биеклегендә ябык эчәккә дәвам итеп, уникеилле-ябык эчәк бөгелеше (flexura duodenojejunalis) ясый. Бу бөгелеш корсак ярысы белән корсакның арткы тышчасына беркетелгән (Трейц бәйләвече).


Ябык эчәк (jejunum) һәм янбаш эчәк (ileum)
•Нечкә эчәк җыерчасы (mesenterium) ябык һәм янбаш эчәкне тотып тора, корсакның арткы тышчасыннан башлана һәм шактый хәрәкәтчән.
•Ябык эчәк корсак куышлыгының өске-сул өлешендә урнашкан.
•Янбаш эчәк корсак куышлыгының аскы-уң өлешен алып тора.
•Ябык эчәкнең янбаш эчәккә караганда диаметры зуррак, тышчасы юанрак һәм кан белән тәэмин ителүе күбрәк.
•Янбаш эчәктә 2% очракта үсенте бар, сукыр эчәккә күчкән урыны янындарак – янбаш эчәкнең дивертикулы (diverticulum ilei) (Меккелев) – күкәй сарысы-эчәклек юлы калдыгы.


Ябык эчәк тышчасы
Лайлалы катлау
oЛайлалы катлау күпсанлы эчәк төкчәләрен (villi intestinales) ясаган өчен хәтфәсыман өслекле. Төкчәләрнең үзәгендә кан һәм лимфа тамырлары урнашкан, алар эченә туклыклы матдәләр сеңә. Ябык эчәктә төкчәләр күбрәк.
oТышчада эчәк бизләре (glandulae intestinales) бар, алар эчәк сыекчасын чыгара.
oНечкә эчәкнең сеңдерү өслеге күпсанлы әйләнмә җыерчыклары (plicae circulares) өчен шактый зурайган. Җыерчыклар 12 и.э. ампуласында юк, башка бүлекләрдә алар биек һәм бер-берсенә тыгыз тора, дисталь өлештә җыерчыклар сирәгәя һәм янбаш эчәк ахырында тулысынча юкка чыга.
o12 и.э. ампуласы тышчасында буй җыерчалары (капкада кебек) бар.
oУникеилле эчәкнең буй җыерчасы (plica longitudinale duodeni) төшмә өлешнең медиаль тышчасында урнашкан һәм анда ике имчәк бар:
Дисталь уникеилле эчәкнең зур имчәгендә (papilla duodeni major) (Фаттер имчәге) тишек бар, анда гомуми үт юлы белән ашказаны асты бизе кушылган юл ачыла.
Проксималь уникеилле эчәкнең кечкенә имчәгендә (papilla duodeni minor) өстәмә ашказаны асты бизе юлы тишеге урнашкан.
oЛайлада лимфоид тупланмалар бар. Алар ялгыз лимфоид төенчекләрдән (noduli lymphoidei solitarii) һәм төркем лимфоид төенчекләрдән (noduli lymphoidei aggregati) тора – Пейр төймәләре. Соңгылары янбаш эчәктә генә табыла.
Лайла асты катлавы.
Мускуллы катлау ике катламнан тора, тышкы буйлы катламы (stratum longitudinale) һәм эчке – әйләнмәле катлам (stratum circulare).
Сүл асты нигезе.
Сүлле катлау.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.

Tags:

Юан эчәк

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Вольфганг Амадей МоцартРус телеЧәршәмбеЗифа БасыйроваRayt bertuğannarТөркияYonten GialtsoШвецияАйдар ФәйзрахмановНур ӘхмәдиевТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеДанила КашинИлһам ШакировПсихологияСтефан РозмарынФоат ӘбүбәкеровOӘнгам Атнабаев114-нче мәктәп (Казан)ТунисМария МонтессориУтыр, утыр, МәликәВинарис Ильегет1577 елНәҗип ДумавиВергилийГрибанАляскаГеометрияБезнең гомер (китап)2013 елВакытҺиҗри тәкъвим23 майДәүләкән (станция)Глуховски (станция)СарыкылычЭстония гражданнары булмаганнарКраньАсия ГалиеваРоссия Совет Федератив Социалистик Республикасы1552 (җыр)Üzäk bankТатар теленең аңлатмалы сүзлегеТатар телеЗобаниГизгечЗөһрә СәхәбиеваПлетцензее төрмәсе музееПортугал телеГарәп теле2012 елИндонезияГабдулла Тукай музейларыТензас (приход, Луизиана)Mäxmät KapetanoviçТатмедиаМарат ЯруллинЭстон телеОклахома (штат)2015 елВладимир ПутинМәскәү метрополитеныЭнҗе МөэминоваТөсАллаһЖан-Поль СартрЧиксезлекМарат БәшировНәҗип БәдретдиновЛихтенштейн🡆 More