Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте (кырг.
Штаб-фатиры ил башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан. Диния нәзарәте Кыргызстан өлкәләрендәге мөселманнар белән казыятлар аша җитәкчелек итә: Бишкәк, Ош шәһәрләрендә, шулай ук илнең Ош, Эссек-Күл, Чуй, Баткән, Талас, Нарын, Җәлал-Абад өлкәләрендә казыятлар бар. Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Азирети Муфтий (Югары мөфти) титулын йөртә. 2012 елга мөфтият карамагында 2200 мәчет булган. Диния нәзарәте каршында Хәзрәти Гомәр исемендәге Кыргызстан Ислам университеты (1991―1993 елларда Хәзрәти Гомәр исемендәге Ислам мәдрәсәсе) эшли .
Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте | |
кырг. Кыргызстан Мусулмандарынын Дин Башкармалыгы | |
Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте логотибы | |
Баш-фатир: | 720021 |
---|---|
Оешма төре: | үзәкләштерелгән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Азирети муфтий | Замир карый Ракиев |
Нигезләү | |
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте таркалу | |
muftiyat.kg |
СССР таркалганнан соң, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килгән казыятлар аерылып чыга һәм Урта Азиянең элекке союздаш республикалары үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. 1991 елның октябрендә Кыргызстан бәйсезлек алгач, Үзәк Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Кыргызстан ССР өчен җавап бирүче казыят Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте итеп үзгәртелә. Кыргызстан мөселманнарының 1нче съезды 1991 елда уза һәм Кимсанбай хаҗи Абдурахманов Азирети Муфтий (Югары мөфти) вазыйфасына сайлана.
Кыргызстанның ислам руханилары илдәге сәяси чыгышларга һәрвакыт реакция белдерә. Кыргызстанда 2010 елгы инкыйлаб сәбәпле мөфти Мураталы хаҗи Жуманов, шулай ук аны алыштырган Абдышукур Нарматов вазифаларыннан китәргә мәҗбүр ителә. Абдышукур Нарматовны алыштырган С. Кулиев көч юлы белән рәислектән алып атыла: 2010 елның 6 июнендә Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте бинасына 15 кеше бәреп керә, алар мөфтидән отставкага китүен таләп итә. Аннан соң С. Кулиевны алып киткәннәр һәм ул мөфти вазифаларын башкаручы вазифасыннан китүе турында гариза язганчы җибәрмәгәннәр. Беренче тапкыр альтернатив нигездә Чубак хаҗи Жалилов мөфти итеп сайлана.
Мәчетләр саны | |||||
---|---|---|---|---|---|
2009 | 2010 | 2011 | 2012 | ||
1973 | 2143 | 2181 | 2200 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.