Какавин Рамаяна какавин үлчәмендә Санскрит Рамаянасын кабатлаучы борынгы Ява поэмасы.
Какавин Рамаяна Ява кавья формасындагы какавин, традицион Санскрит үлчәмнәре буенча модельләнгән поэма.Ул якынча тугызынчы гасыр ахырында яки унынчы гасыр башында, Меданг Патшалыгы эрасы дәвамында Үзәк Явада (хәзер Индонезия) язылган дип ышаныла. Аны иң соңгысы итеп тәрҗемә иткән Стюарт Робсон буенча: ″борынгы Ява Рамаянасы 856 һәм 930 арасында язылган һәм соңгы бүлеге 900-930 периодта өстәлгән булган." Явалылар арасында, Какавин Рамаяна һәрвакыт сәнгать чагылышы пигы булып танылган булган. Сакланган манускриптлар аның популярлыгы һәм адаптациясе шәһадәт булып тора. Ул Яваның Һинду-Буддачылык чорының иң озыны.
Ява Рамаянасы оригиналь Һинду прототибыннан билгеләп куярлык итеп аерыла. Бу Рамаяна Җава оригиналь Санскрит юрамасына охшаш, шул ук вакытта соңгы яртысы оригиналь Рамаянаны өйрәнүче галимнәр тарафыннан танырлык түгел кадәр аерылып тора. Чиксез куәтле Ява асаба Илаһы дһаяна Ява Сакчы Илаһы Семарны (Бали әдәбиятында Твален буларак мәгълүм) һәм нумерологик әһәмиятле дүрт Пунокаван яки "клоун хезмәтчеләре"н тәшкил итүче мескен уллары Гаренг, Петрук һәм Багонгны кертү төп үзгәрүләрнең берсе. Оригиналь хикәянең ике яртысының бу соңгысы иң популяр булып тора һәм ул барлык Ваянг тамашаларында башкарыла.
Әдәбият галимнәре Борынгы Ява какавинының (Рамаяна) текст чыганагы Һиндстан шагыйре Бхаттиның безнең эраның 6-ынчы һәм 7-енче гасырлар Санскрит поэмасы Раванавадһа яки Бһатти-кавья булырга мөмкин булган дип саныйлар. Какавин Рамаянаның беренче яртысы Бхатти-Кавьяның төгәл кабатлавы.
Айодьядан Дасаратаның дүрт улы булган: Рама, Бһарата, Лаксмана һәм Шатругһна. Бер көнне Вишвамитра исемле аскет Дасаратһадан яшәгән урыныннан шәйтан һөҗүмен кире кагарга сораган. Шуннан соң Рама һәм Лакшмана киткәннәр. Шул торакта, Рама һәм Лакшмана шәйтаннарны бетергәннәр һәм шуннан соң "сваямбара" уздырылган Митһила иленә киткәннәр. "Сваямбара"га килүчегә патша кызы Синта кәләш итеп бирелгән булган. Катнашучыларга Синта белән тууыннан бирле булган җәяне корырга дип әйтелгән булган. Рамадан башка берәү дә уңышлы булмаган һәм шуннан соң алар туй ясаганнар һәм Айодьяга кайтканнар. Айодьяда Рама өлкән угыл булганга күрә патша булырга әзерләнгән.
Шулай да патша Дасартһаның башка хатыны Каикейи патшаның аңа улы Бһаратаның патша булырга антына ялварган. Төшенкеләнеп патша Дасартһа аңа патша булуны бүләк иткән. Рама, Синта һәм Лаксмана сарайдан китәргә дучар булганнар һәм бик сагышланып патша Дасаратһа үлгән. Яңа патша Бһарата Раманы эзләгән. Ул патшалыкка лаеклы түгеллекне сизеп Рамадан Айодһьяга кайтырга сораган. Рама, шулай да, баш тарткан һәм абруе символы буларак сандалийларын Бһаратага биргән.
Бһарата сарайга Раманың сандалийлары белән кайткан. Рама ике иптәше белән урманнарга шунда яшәр өчен киткән. Торулары вакытында Сурпанака дип аталган хатын-кыз шәйтан Лаксмананы күргән һәм аңа гашыйк булган һәм матур хатын-кыз сыман кыяфәтне алган. Лаксмана аның белән кызыксынмаган булган һәм хәтта ул рәхимсез булып китәргә янагач борын очын кисеп алган. Ул ярсуланган һәм Ланканың шәйтан патшасы ир туганы Раванага сөйләгән. Сурпанка Раванага Синта матурлыгы турында сөйләгән һәм шулай итеп аны Синтаны урлап алып китәргә дип килештергәннәр.
Синта матур боланны күргән һәм Раманы аны тотарга сораган. Рама Лаксманага Синтаны якларга вазифаны бирергә мәҗбүр иткән. Рама озак вакыт булмаган һәм Синта борчылып Лаксмананы аннан китәргә һәм Раманы эзләргә ризалаштырган. Равана Синтаны урларга һәм Ланкага алып китәргә мизгелне тотып алган.
Шуннан соң Рама һәм Лакшмана аны кире алырга тырышып караганнар. Аларның омтылып карауларында алар Шива инкарнациясе Хануманнан ярдәм алганнар.
Ахырда Равана үтерелгән булган. Рама һәм Синта шуннан соң Рама таҗ кигән урынга Айодхьяга кайтканнар.
http://www.joglosemar.co.id/semar.html 2009 елның 11 июль көнендә архивланган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Какавин Рамаяна, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.