Рамаяна

Рамаяна (|r|ɑː|ˈ|m|ɑː|j|ə|n|ə); Санскрит телендә: रामायणम्, Rāmāyaṇam ɽaːˈmaːjɐɳɐm|) - ул Борынгы Һиндстанның ике төп Санскрит эпосларының берсе, икенчесе Махабхарата.

"Махабхарата" белән бергә ул Һинду Итиһасасын формалаштыра.
Традицион рәвештә Маһарши Вальмикига карый дип әйтелгән эпос, риваять Косала Патшалыгы шаһзадәсе Раманың тормышын сөйли. Ул урманда ундүрт ел качак булып тора. Аның хатыны Сита белән һәм бертуганы Лакшмана белән Һиндстан буенча сәяхәт итүе, Раманың хатынын Ланка патшасы шәйтан Равана урлавы, һәм эпосның кульминациясендә Раманың соңыннан Айодхьяга кайтып патша буларак таҗ киюе сурәтләнә.
Эпосның тарихи үсешен һәм композицион катламнарын берничә мәртәбә чишеп караганнар; берничә соңгы вакыттагы галимнәр фаразынча текстның иң иртә этапы безнең эрага кадәр 7-енче гасырдан 4-енче гасырга карый, һәм соң катламнары безнең эраның 3-енче гасырына карый.
"Рамаяна" дөнья әдәбиятында иң зур борынгы эпосларның берсе булып тора. Ул якынча 24000 шигырьдән тора (күбесенчә Шлока/Анустубһ үлчәмендә җыелган), җиде Кһандага (ади канда, айодхья канда, аранья канда, кишкидһья канда, сундара канда, ланка канда һәм уттара канда) һәм якынча 500 саргага (бүлеккә) бүленгән. Һинду традициясе буенча ул "ади-кавья" (беренче шигырь) дип санала. Ул мөнәсәбәтләрнең вазифаларын сурәтли, идеаль ата, идеаль хезмәтче, идеаль бертуган, идеаль ир һәм идеаль патшаны сурәтли. "Рамаяна" соңрак Санскрит шигъриятенә һәм Һинду тормышына һәм мәдәниятенә әһәмиятле йогынты ясаган. "Махабхарата" кебек "Рамаяна" борынгы Һинду олы фикер ияләренең тәгълиматын сөйләү аллегорияләре буларак тәкъдим итә һәм фәлсәфи һәм әхлакый элементлар аралаштырыла. Рама, Сита, Лакшмана, Бхарата, Хануман һәм Равана Көньяк Азиянең Һиндстан, Непал, Шри Ланка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең Таиланд, Камбоджа, Малайзия һәм Индонезия илләре мәдәни аңы өчен фундаменталь булып тора.
Һиндстан телләрендә Рамаянаның төрле юрамалары бар, шулай ук Буддачылык, Сикхчылык һәм Җәйничелек адаптацияләре бар. Шулай ук хикәянең Камбоджа, Индонезия, Филиппин, Таиланд, Лаос, Мьянма һәм Малайзия юрамалары бар.

Рамаяна
Урманда качкан вакытта хатыны Сита белән Рама һәм аның бертуганы Лакшмана, якынча 1780 ел. Рамаянада 24000 шигырь, авторы Вальмики.

Этимология

Рамаяна сүзенең мәгънәсе "Рама" + "Ааяна" , биредә Рама Ходай яки Илаһ исеме һәм Ааянаның мәгънәсе Юл яки Ысул. Исемнең турыдан-туры мәгънәсе "Раманың сәяхәте" яки "Рама карьерасы" яки башка сүзләр белән Ходай Раманың хәзер Һиндстан буларак мәгълүм булган Бхаратада Трета Юга вакытында җирдә кеше тормышы циклы вакытында сайлаган юлы.

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Tags:

ВальмикиИндонезияКамбоджаКөньяк АзияКөньяк-Көнчыгыш АзияЛакшманаЛаосМалайзияМахабхаратаМьянмаНепалРамаСанскритТаиландФилиппинХануманШигырьШри ЛанкаҺиндстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

C9orf72НишапурАнсан1903 елФирая ЗыятдиноваАлия КарачуринаСен-Медар (Жер)Илдус ГабдрахмановНикита ХрущёвРавил ГариповҖир көнеАрышИкенче бөтендөнья сугышыИнфракызыл нурланышСугышKastrioti kenäzlegeҖәйге Олимпия уеннары 1920АккургашГабделфәт СафинФранцуз телеRim RespublikasıТатарстанАлюминийХаритаСәйдә ЗыятдиноваСССРХалыкара тәҗрибә термотөш реакторыМәскәүEfiriumДиллвин (Виргиния)ГвинеяXXI гасырЙөрер үлекләр (телесериал)26 февральХәнәфи ӘхмәтовГабдулла ТукайVAMP7Google ChromeМөдәррис ӘгъләмовТиреВладимир (Ужинский)Жаң-Клод ЮңкерСалават (шәһәр)РоссияГарәп телеERCC8Зәңгәр төсГолита (Калифорния)Татар халык уеннарыОлимпия уеннары1912 елРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыИммануил КантQazannıñ yawlap alınuıЧелтәркатлауның үзәк артериясе томалануҖәйге Олимпия уеннары 19801979 елФән ВәлиәхмәтовАй (иярчен)КошларСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеКытайПольшаMacOSАмерика Кушма ШтатларыAvstraliä açıq tennis yarışıТернопольISO 3166🡆 More