Вәсилә Разиф кызы Фәттахова (рус. Василя Фаттахова, 1979―2016) — Башкортстанда яшәгән танылган татар җырчысы.
Урал Рәшитов көенә язылган «Туган як» җырын һәм Айдар Галимов белән берлектә «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җырын башкаруы белән танылган. Татарстанның (2015 ) һәм Башкортстанның (2015 ) атказанган артисты.
Вәсилә Фәттахова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Вәсилә Разиф кызы Фәттахова |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | 26 гыйнвар 2016 (36 яшь) |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары | 1999―2016 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Кораллар | тавыш[d] |
Жанрлар | эстрада |
Бүләкләр | «Татар җыры-2008» лауреаты |
Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа.
Мәктәптә укыган елларында Вәсилә Фәттәхованың җырчылык таланты ачыла. Шул елларда урта мәктәп белән беррәттән музыка мәктәбендә белем ала. Аннан соң Учалы шәһәрендәге музыка училищесында музыкага өйрәнә.
1999 елны Уфага килгәч Вәсиләнең үзенчәлекле моңлы тавышын ишеткән Айдар Галимов аны үз театр-студиясенә эшкә ала.
2007 елда, биш ел тәнәфестән соң, Вәсилә Фәттахова яңадан сәхнәгә кайта. Өр-яңа мәдәни программасын әзерләп бетереп, республика районнарында иҗат сәфәрен башлап җибәрә
2008 елда, 10 елга диярлек соңарып, «Туган як» җыры өчен Татар җыры-2008 конкурсында лауреат итеп таныла.
2007 елдан Илгиз Габдерәкыйповта кияүдә була. 2011 елда уллары Кәрим дөньяга килә. 2015 елның декабрендә кызлары Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Вәсилә Фәттахова, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.