Белорет – Башкортстан республикасындагы моношәһәр.
Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.
Белорет | |
баш. Белорет | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1762 |
---|---|
Рәсми исем | Белорет һәм Белорецкий завод |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Городское поселение город Белорецк[d], Белорет районы һәм Тамъян-Катай кантуны |
Административ-территориаль берәмлек | Белорет районы, Верхнеурал өязе һәм Тамъян-Катай кантуны |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 65 477 (1 гыйнвар 2018) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 500 метр |
Мәйдан | 41 км² |
Почта индексы | 453500 |
Рәсми веб-сайт | beladmin.ru |
Беренче язма телгә алу | 1762 |
Җирле телефон коды | 34792 |
Белорет Викиҗыентыкта |
Белорет районы территориясендә Башкортстанның иң зур түбәләре: Ямантау (1640 м) белән Ирәмәл (1582 м) урнашкан.
1762 елда Агыйдел елгасы буенда беренче корыч эретү заводы пәйда булган. 1774 елны заводны Пугачев отрядлары көлен күккә очыра. Еллар үтү белән ул Белорет шәһәренә әйләнгән. 2001 елдан завод «Мечел» компаниясенә карый. 2012 елда биредә 6 мең кеше эшли. 1977 елны КПСС ҮК карары белән 40 км читтә урманлы тайга эчендә яшерен хәрби база төзелә башлый. Серлелекне саклау өчен ул металлурглар шәһәре Белоретка буйсына. 1995 елны «Белорет-15» һәм «Белорет-16» бистәләре шәһәрдән чыгарыла һәм «Межгорье» исеме белән аерым шәһәр булып санала башлый. Бүгенгә кадәр базаның нинди максатларга хезмәт итүе билгесез булып кала. Анда яшәүчеләр Ерак Төньякта яшәүчеләргә тигезләнгәннәр.
Шәһәрдә халыкара икътисад һәм хокук институты, Магнитогорски техник университеты филиаллары, медицина, металлург, педагогия колледжлары, 25нче, 21нче санлы лицей, Янбай Хамматов исемендәге башкорт гимназия эшли.
«Белорецкий рабочий», «Металлург», «Урал» газеталары рус һәм башкорт телләрендә чыга. «Белорет ТВ-6» телекомпаниясе эфирга чыга.
Белорет районында һәм шәһәрендә зур күпчелек халкын руслар белән башкортлар алып тора. Сигез меңнән артык татар яши. Районда һәм шәһәрдә 1990 елдан бирле эшләп килүче Татар иҗтимагый үзәге бүлеге актив эшли. Җитәкчесе Әлфирә Хәлиуллина.
1897 | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~8 300 | ~19 900 | ~40 600 | 59 155 | 67 099 | 71 246 | 72 434 | 71 093 | 68 806 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Белорет, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.