Армияләрнең «A» төркеме — (алман Heeresgruppe A) — Алман Кораллы көчләре (вермахт) эчендәге гаскәрләрнең оператив-стратегик берләшмәсе.
Армияләрнең «A» төркеме алман Heeresgruppe A | |
---|---|
Армияләрнең төркеменәң сәргаскәрә байрагы 1941–1945 елларны | |
Оештырылу елы | октябрь 1939 — 1945 |
Ил | / Өченче рейх |
Хәрби көчләр | Вермахт |
Сугышлар | Икенче бөтендөнья сугышы |
Катнашу | Гаҗәп сугыш, Франция кампаниясе (1940), Кавказ өчен сугуш (1942—1943), Уң ярдагы Украина (1944), Польша (1945)
|
Танылган командирлар | Герд фон Рундштедт, Вильгельм Лист Эвальд фон Клейст, Йозеф Гарпе, Фердинанд Шёрнер |
1939 елның октябрендә Гаҗәп сугышы вакытында Рейнланд-Пфальцта 12-нче һәм 16-нчы армиялардан армияләрнең «A» төркеме оештырыла. 1940 елның май аенда, Францияга һөжүм итергә әзерләнгән чакны, төркемгә 2-нче белән 4-нче армияларны кушалар.
1943—1944 елның кыш-яз кампаниясен Кызыл Армия Украинаның Уңъягында зур һөҗүм (Днепр-Карпаты опреациясе, 24 декабрь 1943 — 17 апрель 1944) белән башлый. Дүрт айлы һөҗүм нәтиҗәсендә алман «Көньяк» һәм «А» армияләр төркемнәре тар-мар ителәләр; Кызыл Армия Украина Уңъягын һәм кайбер көнбатыш өлкәләрен азат итәләр, ә көньякта ССРБ дәүләт чигенә чыгалар; 28 мартта, Прут елгасы аша чыккач, совет гаскәрләре Румыния территориясенә керәләр.
Һөҗүмдә 1-нче, 2-нче, 3-нче һәм 4-нче Украина фронтларның гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азак хәрби флотилиясенең кораблары һәм партизаннар катнашканнар; һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 250—450 километрга көнбатышка, Ковель — Тернополь — Черновцы — Бельцы сызыгына күчкән.
Активлык еллар | Сәргаскәрә |
---|---|
1939 елнын 26 октябреннән 1941 елнын 22 июненә хәтле | генерал-фельдмаршал Герд фон Рундштедт |
1942 елнын 10 июленнән 1942 елнын 9 сентябренә хәтле | генерал-фельдмаршал Вильгельм Лист |
1942 елнын 10 сентябреннән 1942 елнын 22 ноябренә хәтле | |
1942 елнын 23 ноябреннән 1944 елнын 30 мартка хәтле | генерал-фельдмаршал Эвальд фон Клейст |
1944 елнын 1 апрелдән 1944 елнын 24 сентябренә хәтле | генерал-полковник Фердинанд Шёрнер |
1944 елнын 24 сентябреннән 1945 елнын 17 гыйнваргә хәтле | генерал-полковник Йозеф Гарпе |
1945 елнын 17 гыйнвардән 25 гыйнваренә хәтле | генерал-полковник Фердинанд Шёрнер |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Армияләрнең «A» төркеме, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.