Алман овчаркасы яки алман көтүче эте, алман көтү сакчы эте — электән үк көтүчеләр эте һәм эзләү-хезмәт эте буларак кулланылган этләр токымы.
Алман көтүче эте Алман овчаркасы | |
Чыгыш | |
---|---|
Буе | ата эт: 60—65 см
|
Авырлыгы | ата эт: 30—40 кг
|
Төр | Көтүче эте |
Теркәлгән | 1899 ел |
Алман овчаркасы Үзәк һәм Көньяк Алмания көтүче этләренең берничә төрле токымнарын катнаш кушылдыру һәм селекция нәтиҗәсендә чыгарылган.
Шома йонлы һәм озын йонлы төрләре бар.
Хәзерге вакытта алман көтүче эте - сакчы эт, каравылчы эт, хезмәт эте, күргәзмә-эте, гаилә өчен эт буларак кулланыла.
Алман көтүче этенең борынгы бабалары Скандинавиядән, Көньяк Россиядән һинд бүре катнашында чыккан.
Һанновердагы күргәзмәдә Алмания көтүче этнең беренче вәкилен Грайф тәкъдим ителде.
Әлеге этләр токымы ротмистр Макс фон Штефаниц тарафыннан булдырылган.
Алман овчаркасының башлангыч вазифасы - көтүне саклау булган, ләкин терлек саны кимүе сәбәпле әлеге эт алдында бүтән бурычлар куелган булган.
Ике Дөнья сугышы вакытында алман овчаркасы хәрби хезмәттә киң кулланылган.
Алман овчаркасы - тыныч холыклы, җитез эт, яхшы өйрәтелә.
Бер хуҗада алман овчаркасы иң уңышлы була, ләкин әлеге эт хуҗаны җиңел итеп алыштыра ала. Мәсәлән, ротвейлер һәм ризеншнауцер хуҗаны алмаштыруны начар кабул итә.
Каравыл-патруль хезмәтендә алман овчаркасы еш юлдашларны алыштыра һәм шуны тыйнак итеп кичерә, шунда бу эт чагыштыргысыз яхшы.
Док Стенли Корен буенча алман овчаркасы иң акыллы этләр исемлегендә өченче урында тора (бордер-колли һәм пудель токымыннан соң).
Алман овчаркасы - универсаль токым: яхшы каравыл эте, сакчы эт, яклау эте, эзләү эте, хезмәт эте, иптәш-эт. Шулай ук көтүче эте буларак кулланыла.
Бүтән этләр токымыннан ешрак армия хезмәтендә, полициядә, дәүләт чиген саклауда, җинаятьчене тотуда кулланыла.
Шулай ук сукырларны озатуда кулланыла.
Балалар белән тату тора.
Россиядә Тольятти шәһәрендә хуҗаны көтә торган алман овчаркасына һәйкәл куелган, Волгоградта табиб-эт алман овчаркасына һәйкәл урнаштырылган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алман овчаркасы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.