Азат Ислаев: вице-мэр, вице-губернатор

Азат Ислаев, Азат Фәйзелхак улы Ислаев (1985 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Пермь) – хуҗалык-фирка эшлеклесе, Хант-Манси — Югра автономияле округы губернаторы урынбасары (2022 елдан), Владивосток вице-мэры (2020-2022).

Азат Ислаев
Азат Ислаев: Тәрҗемәи хәле, Хезмәт эшчәнлеге, Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Туган телдә исем Азат Фәйзелхак улы Ислаев
Туган 9 май 1985(1985-05-09) (38 яшь)
СССР, РСФСР, Пермь
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре ресторатор, юрист, вице-мэр, вице-губернатор
Балалар улы, кызы
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле

1985 елның 9 маенда Пермьдә Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының КПСС тарихы кафедрасы өлкән укытучысы Фәйзелхак Ислаев гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әнисе – Сания Фазыл кызы (Арча районыннан), башта техникум, аннары институтның химия факультетын тәмамлаган хәрби инженер-химик, Пермь дары заводында эшләгән. 1993 елда гаилә Казанга күченгән. Азат Ислаев 2002 елда урта мәктәпне, 2007 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесе ТИСБИ идарә академиясенең юридик факультетын, 2010 елда ТИСБИ идарә университеты аспирантурасын тәмамлаган . Югары уку йортында укыганда ЮНЕСКО халыкара кафедрасы стипендиаты була, 18 яшендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе итеп сайлана.

Хезмәт эшчәнлеге

2004 елдан – Казан халык депутатлары Советы юрист-координаторы.

2005 елдан башлап, шәхси эшмәкәрлек (алыпсатарлык, сувенирлар сату, ресторан бизнесы) белән шөгыльләнә, бу юнәлештә 11 кафе ачкан.

2006-2010 елларда – Казанда «Региональ җир хезмәте» (Региональная земельная служба) ҖЧҖдә юрист, соңрак башкаручы директор вазыйфаларында.

2007 елдан – Казанда «Кольцо» гипермаркетының хокук идарәсе башлыгы.

2008 елдан – «Җир кишәрлекләре хезмәте» (Служба земельных отводов) ҖЧҖ финанс директоры.

2010-2012 елларда – Татарстан Республикасында Гадел Россия сәяси партиясенең региональ бүлекчәсе аппараты җитәкчесе.

2010-2012 елларда – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.

2015 елдан 2019 елның июленә кадәр – Казан шәһәр Думасының КПРФ сәяси партиясеннән сайланган депутаты.

2019 елның сентябреннән – Диңгез буе крае губернаторы Олег Николаевич Кожемяконың Владивостокның Русский утравында үсеш концепциясен гамәлгә ашыру буенча ярдәмчесе.

2020 елның 9 гыйнварыннан 2022 елның мартына кадәр – Владивосток шәһәренең (Олег Гуменюк һәм Константин Шестаков мэр булган чорда) карамагында мәдәният һәм мәгълүмати-программа тәэминаты идарәләре булган вице-мэры .

2022 елның 14 мартыннан – Ханты-Манси – Югра автономияле округы губернаторының шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен алып баручы урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РФ Үзәк сайлау комиссиясе грамотасы
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәхмәте
  • 2022 – «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчесе

Гаиләсе

Хатыны, улы, кызы.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Азат Ислаев Тәрҗемәи хәлеАзат Ислаев Хезмәт эшчәнлегеАзат Ислаев Бүләкләре, мактаулы исемнәреАзат Ислаев ГаиләсеАзат Ислаев ИскәрмәләрАзат Ислаев СылтамаларАзат Ислаев1985 ел9 майВладивостокПермьПермь өлкәсеРСФСРСССРХант-Манси — Югра автономияле округы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ВикикитапАмерика Кушма ШтатларыАсия ГалиеваФәнЗөһрә СәхәбиеваЛилия ХәмитоваТверьАляскаТатар әлифбасыКонденсаторВольфганг Амадей МоцартАкман (Күгәрчен районы)ТөркияАлюминийАфразия«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыMäxmät KapetanoviçРәфис КорбанВорошилов районы (Татарстан АССР)2020-елларИлсөя Бәдретдинова1981 елРәдиф КашаповКәрибулла ХәйруллинПрограммист«Тантана» премиясеҖир көнеТашкабак (үсемлек)Илдар СибгатуллинКүгәрчен районыЧернобыль һәлакәтеHarmonikaИммануил КантКазан театрларыДөньяӨӘни көнеТарих14 майЧәршәмбеСтароганькиноТатарстанНигерГөлдания ХәйруллинаШартнамәПортугалияДацюань-Татар милли волостеКөньяк-Көнчыгыш АзияИван ЗолоАгния БартоИбраһим АганинAwraziä İqtisadi BerlegeСәламәтлекГадел КутуйМәскәү метрополитеныШвейцарияҖәүдәт СөләймановМәскәү (елга)Казан шәһәренең музей комплексыСьер-ГоГизгечЭлектр каршылыгыЖан-Поль СартрДиварРунди (теле)MacOS🡆 More