«Neon Genesis Evangelion» — режиссер Хидэаки Анно тарафыннан Gainax студиясендә төшерелгән һәм 1995 елның 4 октябреннән 1996 елның 27 мартына кадәр чыккан «меха» жанрындагы аниме-сериал.
Сценарийны алты сценарист язган, әмма дүртенче сериянең сюжетын булдыруда Анно катнашмаган. Сериалның сопродюсерлары булып TV Tokyo һәм Nihon Ad Systems (NAS) чыгыш ясый. Соңыннан аниме, уен һәм манга кебек франшиза мотивлары буенча күп кенә әсәрләр чыга.
Neon Genesis Evangelion | |
Жанр | меха, постпокалиптика, психологик драма |
---|---|
Композитор | Сиро Сагису[d] |
Ил | |
Оригинал теле | |
Серияләр саны | 26 (эпизодлар исемлеге[d]) |
Җитештерү | |
Продюсер | |
Режиссёр | Хидэаки Анно, |
Сценарист | Хидэаки Анно[d] |
Студия | Gainax |
Трансляция | |
Телеканал | |
Экраннарда | |
Сылтамалар | |
IMDb |
Ёсиюки Садамотоның шул ук исемдәге «Евангелион» мангасы башта аниме-сериал чыгарылганчы франшизага кызыксыну булдыру өчен уйлап табылган. Манга 1995 елның 1 февраленнән басыла башлый һәм 2013 елның июнендә генә тәмамлана. Ёсиюки Садамото шулай ук аниме-сериал персонажлары дизайнеры була. Аның сүзләренчә, проект командасы аңа сериалның раскадровкасына керү мөмкинлеген биргән һәм манга ясау процессына тыкшынмаган, ә ул алар белән киңәшләшмәгән.
Аниме һәм манга Nerv оешмасының кешелеккә билгесез сәбәпләр аркасында һөҗүм итүче «Фәрештәләр» дип аталган серле җан ияләре белән көрәшүе турында сөйли. Фәрештәләр һөҗүменнән саклану өчен Nerv'ның элгәрчесе — Gehirn тарафыннан эшләнгән «Евангелион» биороботлары кулланыла. Бу роботларны «балалар» дип аталган 14 яшьлек яшүсмерләр генә йөртә ала. Шул ук вакытта аниме һәм манга сюжетларында кайбер аермаларга ия. Мәсәлән, мангада 12 фәрештә генә күренә, ә сериалда 17, һәм беренче сугышта, анимедан аермалы буларак, Аянами Рей Евангелион-01дә катнаша.
Чыгыштан соң сериал күп бүләкләр ала. A Cruel Angel’s Thesis сериалының ачылу темасы хит була. Сериал белән бәйле төрле сувенир продукциясе хәзер дә чыгарыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Neon Genesis Evangelion, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.