Мальвачалар (лат. Malvaceae) — мальвалар (лат. Malvales) рәтеннән гаиләлек.
Мальвачалар — берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, куаклар, я тәбәнәк агачлар. Башлыча субтропик һәм тропик өлкәләрдә үсәләр, ике ярымшарның да уртача җылы төбәкләрендә очрый. Мальвачалар семьялыгында 85 ыруг һәм 1600 төр билгеле. Татарстанда кыргый флорада 3 ыругы һәм 7 төре үсә.
Malvaceae | |
Халыкара фәнни исем | Malvaceae Juss., 1789[…] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[…] |
Югарырак таксон | мальвоцветные[d][…] |
Таксонның халык атамасы | |
Таксономик төр | алпавыт гөле[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] һәм җиләк[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomyfamily.aspx?id=688 |
Ссылка на Montana Plant Life | montana.plant-life.org/cgi-bin/family03.cgi?Malvaceae |
Malvaceae Викиҗыентыкта |
Үсемлекнең барлык өлешендә дә лайлалы куышлыклар һәм гади, бизле, я йолдызсыман төкчәләр бар. Яфраклары чиратлашып урнаша, төпчек яфраклы, бар-максыман бүленмәле, я бармаксыман аерчалы, сирәк кенә тоташ. Чәчәкләре актиноморф, гадәттә ике җенесле, 5 әгъзалы. Күпчелек ыругларына чәчәк нигезен чолгап алучы кәсә асты хас, ул якынайган чәчәк яны яфракларыннан барлыкка килә. Чын кәсә ирекле, я кушылып үскән 5 яфракчыктан тора.
Таҗның һәр яфракчыгы төбе белән серкә көпшәсенә берегә, нәтиҗәдә таҗ тоташ кебек була. Мальвачаларны нигездә бөҗәкләр серкәләндерә, читтән серкәләнүгә протоандрия булыша. Тропикларда күпчелек мальвачаларны — колибри, ә төнлә чәчәк атучыларны ярканатлар серкәләндерә. Мальвачаларның җимеше — тартмачык, я чикләвекчек, сирәк кенә җиләк. Җимешләрне тарату өчен төрле җайланмалары (төкчәләр, чәнечке, канатчык һ. б.) бар.
Мальвачалар кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия. Күпчелек мальвачалар нык юкәр җепсел (техник сүс) бирә, алардан каты тукыма (брезент, киндер) тукыйлар, бау, аркан ишәләр. Мамык үсемлеге (Gossyperae) — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә. Сүс өчен кенаф (лат. Hibiscus cannabinus) үсемлеген Африка, Көньяк Азиядә борынгыдан ук игәләр. Үзбәкстанда үстерелә. Кытайда шулай ук Теофраст арканчыгы (лат. Abutilon theophrasti) киң игелә. Мальвачаларның күпчелеге — декоратив үсемлекләр. Бүлмәдә һәм оранжереяда — «Кытай розасы» (лат. Hibiscus posa-sinensis) бакча һәм паркларда эре, төрле төстәге чәчәкле алсу штокроза (лат. Alsea роsea) сортлары киң үстерелә, аларны гадәттә «мальвалар» дип атыйлар.
«Күпчелек мальвачалар нык юкәр җепсел (техник сүс) бирә, алардан каты тукыма (брезент, киндер) тукыйлар, бау, аркан ишәләр. Алар арасында кенаф (Hibiscus cannabinus) үсемлеге иң билге-лесе. Аны Африка, Көньяк Азиядә борынгыдан ук игәләр. Үзбәк-станда үстерелә. Кытайда шулай ук Теофраст арканчыгы (Abutilon theophrasti) киң игелә. Мальвачаларның күпчелеге — декоратив үсемлекләр. Бүлмәдә һәм оранжереяда — «Кытай розасы» (Hibiscus posa-sinensis) бакча һәм паркларда эре, төрле төстәге чәчәкле алсу штокроза (Alsea ро-sea) сортлары киң үстерелә, аларны гадәттә «мальвалар» дип атыйлар. Дару алтее (Althaea officinalis) тамырларыннан, ютәлне йомшарту өчен, дарулар ясыйлар. Мальвачаларның күп кенә төрләре — рудераль чүп үләннәр. Мальвачалар семьялыгында 85 ыруг һәм 1600 төр билгеле. Татарстанда кыргый флорада 3 ыругы һәм 7 төре үсә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Malvaceae, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.