Армен Саркисян, Армен Вардан улы Саркисян (шулай ук Саргсян) (әрм.
1996-1997 елларда Әрмәнстан премьер-министры. 1992 елдан Әрмәнстанның Европа илләрендәге (Бөекбритания, Бенилюкс, Европа берлеге, Ватикан) илчесе. Физика-математика фәннәре кандидаты.
Aрмен Саркисян | |
---|---|
4нче Әрмәнстан президенты | |
Вазыйфада 2018 елның 9 апреле – 2022 елның 23 гыйнвары | |
Аңа кадәр | Серж Саргсян |
Дәвамчысы | Ваагн Хачатурян |
5нче Әрмәнстан премьер-министры | |
Вазыйфада 1996 елның 1 ноябре – 1997 елның 28 феврале | |
Аңа кадәр | Һрант Багратян |
Дәвамчысы | Роберт Кочарян |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 23 июнь 1953 (70 яшь) ССРБ, Әрмәнстан ССР, Ирәван |
Сәяси фирка | фиркасез |
Җефет | Нуне Саркисян[d] |
Әти | Вартан Хоренович Саркисян[d] |
Белем | Ирәван дәүләт университеты |
1953 елның 23 июнендә Әрмәнстан ССР башкаласы Ереван шәһәрендә туган. «Физик» белгечлеге буенча Ереван дәүләт университетының физика факультетын (1976) һәм шул ук уку йортының аспирантурасын (1978) тәмамлаган. Физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Инглиз телен камил белә.
1979-1984 Ереван дәүләт университетының (ЕДУ) физика кафедрасы ассистенты.
1984-1985 Кембриҗ университеты (Бөекбритания) укытучысы.
1985-1992 ЕДУда: теоретик физика укытучысы, 1990-1992 елларда кафедра мөдире.
1992-1993 Ил президенты соравы буенча, Лондонда илчелек ача. Әрмәнстанның Бөекбританиядәге илчесе.
1993-1994 Әрмәнстанның Европада һәм Европа берлегендәге баш илчесе.
1995-1996 Әрмәнстанның Бельгиядәге, Ватикандагы, Люксембургтагы илчесе.
1996-1997 Әрмәнстан премьер-министры. Авыруы сәбәпле, хөкүмәт башлыгы вазифасыннан китә.
1998-2000 Әрмәнстанның Бөекбританиядәге махсус һәм вәкаләтле илчесе.
2000 елдан соң Eurasia House International PLC коммерцияле булмаган оешмасы президенты, «Ереван – минем мәхәббәтем» хәйрия фонды башлыгы, Knightsbridge Group директорлар шурасы рәисе, 2013 елдан Әрмәнстанның Дилижан шәһәрендәге халыкара мәктәпнең багучылар шурасы әгъзасы.
2018 елның гыйнварында Әрмәнстан президенты Серж Саргсянның 2015 елда (илне парламент республикасына әйләндерү буенча) узган конституция реформасыннан соң беренче мәртәбә үтүче президент сайлауларында хакимияттәге Республика фиркасеннән кандидат булу тәкъдимен кабул итә.
2018 елның 2 мартында Әрмәнстанның Милли җыены (парламент) 101 : 90 уңай тавыш белән А. В. Саркисянны илнең (5нче) президенты итеп сайлый. Ул сайлауларда бердәнбер кандидат була.
2022 елның 23 гыйнварыннан Армен Саркисян Әрмәнстан президенты вазифасыннан китүен белдерә
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Aрмен Саркисян, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.