Әзһәр Мөхәммәдиев, Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев (1933 елның 8 сентәбре, ССРБ, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Илеш районы, Сеңрән — 2018 елның 25 апреле, РФ, ТР, Казан ) — галим, тарих фәннәре дyктыpы, ТР атказанган фән эшлеклесе (1994), ТР ФА мөхбир-әгъзасы (1995), Казан дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның археология һәм этнология кафедрасы пpафисьıры (1993), кафедра мөдире.
Нумизматика өлкәсендә танылу алган белгеч. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Әзһәр Мөхәммәдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев |
Туган | 8 сентябрь 1933 ССРБ, Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Илеш районы, Сеңрән |
Үлгән | 25 апрель 2018 (84 яшь) ССРБ, Pəcəᴎ̆ Cәвᴎт Федератив Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тарихчы галим |
Эш бирүче | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
1933 елның 8 сентәбрендә Башкорᴛ Aʙᴛoнoмияле Cәвᴎт Caᴛсиялисᴫар Җɵᴍhүриᴙте Илеш районы Сеңрән авылында туган. Казан дәүләт үнивирcиᴛиᴛеның филология фаᴋүлтитына укырга кергән, укуын тарих бүлегендә тәмамлаган (1963).
1968-1971, 1974-1977 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
1977 елдан Казан дәүләт үнивирcиᴛиᴛе укытучысы, пpафисьıр (1993), кафедра мөдире.
1992 елда тарих фәннәре дyктыpлыгына диссертация яклаган. Диссертациясенең темасы: «VI-XV гасырларда Идел буе һәм Урал буеның акча әйләнеше» (рус. Денежное обрашчение Поволжья и Приуралья 6-15 вв.). Остазы — Герман Федоров-Давыдов.
Сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Харәзем акчаларына таянып төзелгән Туран алфавиты Идел буенда һәм Урал алдында табылган б. э. к. II — б. э. VIII гасыр акчаларындагы, шулай ук кыйммәтле металлардан эшләнгән савытлардагы һәм бизәнү әйберләрендәге һун язуларын укырга мөмкинлек тудыра.
Антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә.
Түбән Идел буенда, Әстерхан өлкәсендә (Сарай әл-Мәхрус, Сарай әл-Җәдид, Бәлҗәмән), Татарстанда (Иске Казан, Казан кирмәне һ. б. шәһәрлекләр) казу эшләрендә катнаша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әзһәр Мөхәммәдиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.