Илеш Районы

Илеш районы (баш. Илеш районы, рус. Илишевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район.

Район атамасы – элек вулыс үзәге урнашкан Илеш авылыннан. Ләкин 1935 елның 20 гыйнварында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән район үзәге итеп Мәскәү – Уфа юлы өстендә урнашкан Югары Яркәй авылын куялар.

Илеш районы
Герб
Илеш Районы
Байрак
Илеш Районы
Ил

Россия

Статус

Район

Республика

Башкортстан

Административ үзәк

Югары Яркәй

Нигезләү датасы

1935

Район башлыгы

Мостафин Илдар Иршат улы

Рәсми телләр

башкорт теле, рус теле

Халык саны  (2010)

34 519 кеше

Мәйдан

1980,53 км²

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Автомобиль номерлар коды

02, 102

https://ilesh.bashkortostan.ru/

География

Илеш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1980,5 км² тәшкил итә. Чакмагыш, Дүртөйле, Кызыл Кама, Бакалы районнары һәм Татарстанның Актаныш районы белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы – 332,5 км.
Район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Район җире буйлап Агыйдел, Сөн, Базы елгалары агып ята.

Туфраклар – урманга хас соры-көлсу, тугайлыклар һәм селтесезләнгән каратуфраклар.

Урманнарда күбесендә каен, имән, юкә агачлары үсә. Урманнар районның 15,4%ын тәшкил итә. Районда нефть ятмалары бар.

Халык

Иң эре торак урыннары: Югары Яркәй (2009 елда 10,3 мең кеше яши), Рсай (0,94 мең), Андреевка (0,92 мең), Кадер (0,85 мең), Түбән Яркәй (0,85 мең).

Милли составы буенча, Татарстанның күршедәге Мөслим, Актаныш районнары шикелле, тоташ диярлек татар районы. чирмешләр халыкның 2,4% тәшкил итә, руслар – 1,9%, арлар – 0,9%. Ләкин Татарстан янәшә булганга Башкортстан җитәкчелеге гомер-гомергә уяулык күрсәткән: Татарстан кулын сузмасын өчен җирле татарлар сан алулар буенча башкорт итеп яздырыла (табл.).

Сан алу буенча милли состав:

Ел башкортлар татарлар
1939 54 % 32 %
1970 71 % 21 %
1979 79 % 13 %
1989 63 % 30 %
2002 81 % 11 %
2010 78,8 % 15,3 %

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 85,7%, башкорт теле — 8,2%, рус теле — 2,7%, чирмеш теле — 2,5%.

Халык саны
19391959197019791989200220101 гый 2019
60 17346 05048 61442 60536 30836 28134 65431 708

Административ бүленеш

  • Аккүз авыл шурасы
  • Базытамак авыл шурасы
  • Бишбүкән авыл шурасы
  • Бишкурай авыл шурасы
  • Дөмәй авыл шурасы
  • Игъмәт авыл шурасы
  • Исәмәт авыл шурасы
  • Исәнбай авыл шурасы
  • Иске Күктау авыл шурасы
  • Итәй авыл шурасы
  • Ишкар авыл шурасы
  • Йонны авыл шурасы
  • Кадер авыл шурасы
  • Карабаш авыл шурасы
  • Куҗбахты авыл шурасы
  • Рсай авыл шурасы
  • Сүлте авыл шурасы
  • Үрмәт авыл шурасы
  • Черекүл авыл шурасы
  • Ябалак авыл шурасы
  • Яңа Аю авыл шурасы
  • Яркәй авыл шурасы
  • Район җирендә туган танылган кешеләр

    Язучы, шагыйрь, журналистлар

    Артистлар, режиссерлар, җырчылар, музыкантлар

    Фән әһелләре

    Сугыш каһарманнары

    Төрлесе

    Икътисад

    Соңгы ике җитәкче хакимлек иткән заманда район шактый ярлыга әйләнде. Берсенә хәтта мәхкәмә эше ачылган 2011 елда район үз бюджетын 25%ка гына тәэмин итә. Юкса районда Башкорстанда җитештерелгән 11 млн тонна нефтьнең 2 миллионы табыла.
    Илеш – авыл хуҗалыгы каты үскән район. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы – 141,7 мең гектар (район җиренең 72%ы), шул исәптән сөренте җирләр – 107 мең гектар, печәнлекләр – 4,8 мең гектар, көтүлекләр 29,7 мең гектар тәшкил итә.
    Ашлык, бәрәңге һәм яшелчәләр үстерелә. Терлекчелек өлкәсендә ит-сөт, дуңгызчылык, каз үстерү тармаклары уңышлы эшли. Районның авыл хуҗалыгында 22 эре хуҗалык, 1 уку-укыту хуҗалыгы, 50 (72 иде) игенче-фермерлык хуҗалыгы, 14436 шәхси хуҗалык бар. Бу саннар 2011 елның башына карый.

    Эш куллары

    Район иктисадында эш яшендәге кешеләрнең 78,2% катнаша, ягъни 11951 кеше.
    Дәүләт һәм муниципаль милкендәге оешмаларда һәм предприятиеләрдә 4190 кеше эшли,
    җәмәгать ширкәтләрендә һәм оешмаларында – 35 кеше;
    катнаш милек саналган оешма һәм предпприятиеләрдә – 750 кеше;

    нефть-газ табу ширкәтләренең филиалларында – 1000 артык;

    шәхси тармакта – 6976 (ш.и. фермер хуҗалыкларында – 170).
    Райондагы авыр икътисади-сәяси вазгыяткә күрә ике меңнән артык кеше вахта ысулы белән Себергә, Ерак Көнчыгышка, нефть табыла торган башка Россия төбәкләренә йөреп эшләргә мәҗбүр. Тагын 500 якын кеше төзелеш әртилләренә җыелып Мәскәү, Уфа шәһәрләрендәге төзелешләргә йөреп эшли.

    Транспорт

    Рәсми саннарга карасаң, район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән, диеп була. Юлларның тулаем озынлыгы – 482,4 км, аларның 93,5% — каты өслекле.
    Иң якын тимер юл станциясе – Бүздәк, ул район үзәгеннән 90 км ераклыкта урнашкан. Агыйделдә Груздевка пристане эшли.

    Мәгариф

    Районның мәгариф учреждениеләре үсешкән, белем бирү пространствосында үз урыны булган системаны тәшкил итә. Районда 1 гимназия, 22 урта, 11 төп гомум белем бирү мәктәпләре, 2 мәктәп-бакча, 35 балалар бакчасы, сигезенче төрдәге интернат-мәктәп, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Гомум белем бирү мәктәпләрендә 4252 укучы укый, 1250 нәни балалар бакчасына йөри. Муниципаль бюджетның 61,1 проценты белем бирү ихтыяҗларына юнәлтелә. 2010 елда балалар учреждениеләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә республика бюджетыннан – 3,2 млн., районнан 3,1 млн. сум акча бүленде һәм яңа уку елы яхшы әзерлек белән башлап җибәрелде.

    2010 елда урта мәктәпләрне тәмамлаган 275 укучының 169ның (61 проц.) – югары, 100 укучының көллият һәм һөнәри училищеларга укырга керүе алып барылган максатлы эшнең нәтиҗәсе хакында ачык сөйли. Ләкин күп очракта бала өчен уку йортын ата-ана сайлавын инкяр итеп булмый әле. Шуңа күрә дә бер төрле һөнәр кешеләре күпләп укып чыга һәм хезмәт базарында үзенә белеме буенча эш таба алмый, яисә, тапса да, югары яки махсус уку йортында теләр-теләмәс алган белеменең сай булуы сәбәпле, эшләп китә алмый.

    Матбугат

    1935 елдан башлап татар телендә чыгучы «Маяк» гәҗите – республикадагы иң бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Җиде дистә ел эчендә төрле чорлар кичереп, һәрвакыт укучыларның яраткан басмасы булып калды ул. Район белән бер үк елда оештырылган газета иң тәүдә «Җиңү таңы» дигән исем астында чыга башлый. Аннан соң заман үзгәргән саен исемнәрен алмаштырып, «Сталинчы», «Коммунизм байрагы», «Уңыш өчен» дип атала ул. 1965 елдан Илеш районы газетасы ««Маяк» исемен йөртә.

    ««Маяк» редакциясе каршында 2003 елның 1 июленнә мәҗбүри рәвештә рус телендәге, 2005 елның 1 июленнән – башкорт телендәге газеталар чыгарыла башлый.

    Истәлекле урыннар

    Уяндык авылы янында елда киң масштаблы Сабан туе бәйрәме уза.

    Искәрмәләр

    Tags:

    Илеш Районы ГеографияИлеш Районы ХалыкИлеш Районы Административ бүленешИлеш Районы Район җирендә туган танылган кешеләрИлеш Районы ИкътисадИлеш Районы Эш кулларыИлеш Районы ТранспортИлеш Районы МәгарифИлеш Районы МатбугатИлеш Районы Истәлекле урыннарИлеш Районы ИскәрмәләрИлеш Районы1935 ел20 гыйнварБашкорт телеБашкортстанИлешМуниципаль районРус телеЮгары Яркәй

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Закир ШаһбанМиңнулла ЧинкинЛувр музееЗиянчура районыРуслан Айсин (1980)ПорнографияМәгубә СыртлановаТатар театры1852 елПраһаРоверетоBoris ConsonКлара БулатоваМаҗарстанЯсалма интеллектХәтер көнеБермуда утрауларыҖини коэффициентыАлмаз Хәмзин1978 елның 31 августы вакыйгасыБрайль шрифтыМузыкаАльгарОскар премиясе2004 ел1989 елМолина-АтерноАнджелина ДжолиСан-Луис-ОбиспоRRADЛатвияГөрҗистанГөлнара ЗиннәтуллинаГрессоне-Ла-Трините1391 елBoeing 777Казан яшь тамашачы театры1981 елМакколл (Айдахо)Ризаэддин ФәхреддинРус телеРавил ФәйзуллинАлманияDelete (төймә)2009 ел27 декабрьМари-Гийемин БенуаСан-ФранцискоOzon qatlamıБуддизмФранцияРезидә ШәрәфиеваВладимир ПутинПротестантларВикипедияләр исемлеге(2455) СомвилльАнтонио ГаудиГабдулла ТукайЛинц2 декабрьПьемонтИкенче бөтендөнья сугышыДәүләтләрнең телефон кодлары исемлегеАллаһның 99 исемеПедивильяноИлдар ӘхмәтовШвейцарияСергей Ковалёв (эшмәкәр)Йиглава🡆 More