Уфа дәүләт «Нур» татар театры (рус. Уфимский государственный татарский театр «Нур») — Уфа шәһәрендә эшләүче татар театры.
Уфа дәүләт «Нур» татар театры | |
---|---|
Салават Юлаев проспектынан күренеш | |
Нигезләнү елы | 1912 |
Бина төзелгән | 2000 |
Баш режиссер (2020 елның 1 сентябреннән) — Азат Җиһаншин, БР атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты.
Уфада татар театрына нигезне 1912 елда «Сәйяр» труппасы актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская сала. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли.
Мидхәт Шакиров заманында Уфада «Нур» исемен үзешчән татар театр төркеме йөртә. Аның үз почмагы булмый, артистлар бер баракта урын алып тора. 1989 елда, Мәскәү басымы белән Уфа шәһәр башкарма комитеты дәүләтнеке булмаган театр-студия терки. Ул бер төркем активистлар тырышлыгы белән эшләп китә. 1991 елда Миргазямов һәм Филиппов имзалары белән студиягә дәүләт статусы бирелә, шулай итеп Уфа дәүләт «Нур» татар театры пәйда була. Бу карарның бина төзү турындагы өлеше 1994 елда үтәлә башлый.
2019 елның 18 апрелендә театр каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Уфа дәүләт «Нур» татар театры, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.