Әбүзәр Абдулхаким улы Айдамиров (1929 елның 29 октябре — 2005 елның 27 мае) — совет һәм чечен язучысы һәм шагыйре, Чечен әдәбиятының классигы.
Чечен-Ингуш АССРның халык язучысы (1977), Чечня язучылар берлеге рәисе (2004—2005).
Әбүзәр Айдамиров | |
---|---|
Туган | 29 октябрь 1933 Мескеты[d], Ножай-Юрт районы[d], СССР |
Үлгән | 27 май 2005 (71 яшь) Мескеты[d], Ножай-Юрт районы[d], Чечня, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Чечен дәүләт педагогика институты[d] |
Һөнәре | шагыйрь, язучы, прозачы |
Сөрген елларында кырчылык бригадасында хисапчы, мәктәп китапханәчесе, совхозның баш бухгалтеры урынбасары булып эшли. Чечен-Ингуш АССРын торгызганнан соң туган ягына әйләнеп кайта.
1957—1987 елларда туган авылында чечен теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1963 елда Чечен-Ингуш дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1964 елда ССРБ язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә. 1967—1969 елларда ССРБ язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969—1989 елларда Чечен-Ингуш АССР язучылар берлеге идарәсе әгъзасы була. Күпьеллык педагогик эшчәнлеге өчен югары хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә.
30 ел дәвамында Ножай-Юртау район Советы депутаты булып эшли. 1989—1993 елларда, Чечняда Джохар Дудаев хакимияткә килгәнче — РСФСР Югары Шурасы депутаты. 2004 елда, Чечня Республикасы язучылар берлегенең беренче съездында оешма рәисе итеп сайлана.
Әбүзәр Айдамировның беренче хикәясе 1957 елда басылып чыга.
1970 елларда иҗат ителгән Айдамиров шигырьләренә язылган җыр соңыннан Чечня Ичкерия Республикасы гимны буларак кулланыла. Айдар Айдамиров үзе Ичкерия режимы турында шактый тәнкыйть сүзләр белән чыккан.
Айдамиров XIX гасырның Кавказ сугышлары турында тарихи трилогия авторы: «Озак төннәр» «Тауларда яшен» һәм «Давыл». Романнар гарәп, төрек, француз һәм башка Аурупа телләренә тәрҗемә ителгән.
Айдамировның иң зур әсәре — «Озак төннәр» трилогиясенең беренче романы. 1972 елда роман дөнья күрә һәм озак вакытлар тыелып тора. Рус теленә ул 1996 елда гына тәрҗемә ителә, ә 1998 елда гарәп телендә чыга.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әбүзәр Айдамиров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.