Яр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) — 1990 елда Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә ачылган педагогика юнәлешле югары уку йорты.

Гамәлгә куючысы — РФ югары белем һәм фән министрлыгы (2018 елның 15 маеннан РФ мәгариф министрлыгы). 20112015 еллардаЯр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты.
Ректор (в. б., 2018 елның 13 февраленнән) — Әлфинур Галиәкбәрова, икътисад фәннәре кандидаты, доцент.

Яр Чаллы дәүләт
педагогика университеты
Яр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты
Эшләү еллары 1990
Ректор Әлфинур Галиәкбәрова
Адрес 423806, Татарстан байрагы Татарстан, Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 28 (1нче уку бинасы); Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А (2нче уку бинасы)
Сайт tatngpi.ru

Тарих

Яр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты 
Уку йортының логотибы

1980-елларда КамАЗ төзүчеләр шәһәре һәм халкының зур тизлек белән үсүе сәбәпле, һәртөрле белем һәм тәрбия бирү йортларында укытучы һәм тәрбиячеләр күпләп кирәк була башлый. Шуны истә тотып, 1990 елның 28 маенда Яр Чаллыда укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләүче Алабуга дәүләт педагогия институтының филиалы оештырыла. 3 факультетта: педагогика, сәнгать-графика, мәктәпкәчә белем бирү факультетларында белгечләр әзерләнә. Ю. И. Петрушин (19841991 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе), Т. Н. Галиуллин (19711986 елларда АДПИ ректоры) һәм вузның беренче ректоры З. Т. Шәрәфетдинов (19502002) башлангычы белән филиал мөстәкыйль вузга әверелә, яңа факультетлар ачыла: филология, математика, табигать фәннәре-география, чит телләр факультетлары.

1998 елда 7 факультетта: башлангыч белем бирү методикасы һәм педагогика, мәктәпкәчә педагогика һәм психология, чит телләр, татар филологиясе, математика һәм информатика, география, сәнгать-графика, филология факультетларында 3 мең студент белем ала. Татарстанда беренче буларак, әлеге югары уку йортының барлык факультетларында профиль фәннәрдән татар телендә белем бирә торган бүлекләр ачыла. КамАЗ заводы ярдәме белән вузның матди-техник базасы ныгытыла, 1994 елда икенче уку бинасы (Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А) сафка баса. Югары уку йортында аспирантура ачыла.

2005 елда вузда 4 311 студент 11 белгечлек буенча укый.

2011 елның маенда институт РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (рус. Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов, НИСПТР) итеп үзгәртелә.

2015 елның декабрендә институтка «университет» дәрәҗәсе бирелә, исеме Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) итеп үзгәртелә.

Студентлар өчен 300 урынлык спорт-сәламәтләндерү комплексы (йөзү бассейны белән), 225 урынлык спорт залы, ике тулай торагы бар. Югары уку йорты студентлары арасында Чаллы яшьләренең өлеше — 30%.

Ректорлар

Факультетлар

  • Педагогика һәм психология факультеты
  • Филология факультеты
  • Физик тәрбия һәм спорт факультеты
  • Тарих-география факультеты
  • Математика һәм информатика факультеты
  • Сәнгатьләр һәм дизайн факультеты
  • Индустриаль-педагогика көллияте (2018 елдан)

Кафедралар

  • З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Педагогика һәм психология кафедрасы
  • Башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы
  • Рус теле һәм әдәбияты кафедрасы
  • Татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы
  • Роман-алман телләре һәм аларны укыту методикасы кафедрасы
  • Чит телләр кафедрасы
  • Биология һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Георафия һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Тарих һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Рәсем сәнгате кафедрасы
  • Инновацияле дизайн кафедрасы
  • Инфоматика һәм хисаплау математикасы кафедрасы
  • Математика һәм аны укыту методикасы кафедрасы
  • Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы

Белгечлекләр

  • Гамәли информатика (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Менеджмент (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Туризм (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Педагогика белеме (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Психология-педагогика белеме (бакалавриат, торып уку 4 ел)
  • Махсус (дефектология) белем (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Педагогика белеме (ике профильле белем алу, бакалавриат, торып уку 5 ел, читтән торып уку 5 ел 6 ай)
  • Документ тутыру һәм архив эше (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Физик тәрбия (бакалавриат, торып уку 4 ел)
  • Адаптив физик тәрбия (сәламәтлегендә тайпылышлар булганнар өчен, бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Социаль-мәдәни эшчәнлек (бакалавриат, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Дизайн (бакалавриат, торып уку 4 ел, читтән торып уку 4 ел 6 ай)
  • Педагогика белеме (магистратура, торып уку 2 ел, читтән торып уку 2 ел 6 ай, торып-читтән торып уку 2 ел 5 ай)
  • Педагогика белеме (югары белемле белгечләр әзерләү, торып уку 3 ел, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
  • Тел белеме һәм әдәбият белеме (югары белемле белгечләр әзерләү, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
  • Физик тәрбия һәм спорт (югары белемле белгечләр әзерләү, читтән торып уку 3 ел 6 ай)
  • Гамәли информатика (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Туризм (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Мәктәпкәчә белем бирү (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Башлангыч сыйныфларда укыту (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Башлангыч сыйныфларда коррекцияле педагогика (махсус урта белем, торып уку 3 ел 10 ай)
  • Документ белән тәэмин итү һәм архив эше (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
  • Физик тәрбия (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)
  • Дизайн (махсус урта белем, торып уку 2 ел 10 ай)

Югары уку йортын тәмамлаучылар

Югары уку йорты ачылганнар алып, шәһәр, Идел-Урал төбәкләре, Татарстанның авыл районнары өчен 18 мең югары белемле белгеч әзерләнгән.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  • Валентина Шистерова. Альфинур Галиакберова: «Не буду лукавить – уровень университета должен быть намного выше». «Бизнес Online», 03.05.2018 (рус.)
  • Tags:

    Яр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты ТарихЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты РекторларЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты ФакультетларЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты КафедраларЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты БелгечлекләрЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты Югары уку йортын тәмамлаучыларЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты ЧыганакларЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты СылтамаларЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты Моны да карагызЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты ИскәрмәләрЯр Чаллы Дәүләт Педагогика Университеты13 февраль15 май1990 ел2011 ел2015 ел2018 елРус телеРусия Федерациясенең мәгариф министрлыгыТатарстан АССРЯр ЧаллыЯр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтыӘлфинур Галиәкбәрова

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Программистлар көнеФатих Әмирхан1552 (җыр)«Мин татарча сөйләшәм» акциясеШәехзадә БабичАмерика Кушма Штатлары1420 елПансексуальлекЗаһидулла ЯруллинЗөлфәт ЗиннуровДөнья дәүләтләре исемлеге1975 елÜzäk bankТунисЛилия ХәмитоваГизгечКадим ҖәмитовOПлетцензее төрмәсе музее2 сентябрьТатар әлифбасыМария МонтессориАнглияКүгәрчен районыРунди (теле)Әлфәт ЗакирҗановСанкт-ПетербургBötendönya kileşterelgän waqıtıТөсEfiriumРавил ШәрәфиевВладимир Кулагин урамы (Казан)1932 елСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге23 майЛим Ки-йонгЭчкенБанкнотаҺетеросексуальлекБәләбәй (станция)Илдар СибгатуллинГалина КанапацкаяИкътисади либерализмКөньяк-Көнчыгыш АзияКышкы Олимпия уеннары 2014РобагыйСаҗидә Сөләйманова премиясеНурмиевКлара БулатоваТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыТуган телШафран (станция)Иммануил КантТуган тел (шигырь)ТоронтоФәнХристианлыкBoeing 737Рөстәм ГалиуллинХорват телеГабдулла Тукай биографиясеБөек Ватан сугышы2001 елЕвропаКешенең җенси системасы1393 елФирзәр МортазинБалКамәрия ХәмидуллинаCreative Commons litsenziäläreMedSoftКосмополитизмАКШ Конгрессы🡆 More