Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) — 1990 елда Татарстан АССРның Яр Чаллы шәһәрендә ачылган педагогика юнәлешле югары уку йорты.
Гамәлгә куючысы — РФ югары белем һәм фән министрлыгы (2018 елның 15 маеннан РФ мәгариф министрлыгы). 2011—2015 елларда — Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты.
Ректор (в. б., 2018 елның 13 февраленнән) — Әлфинур Галиәкбәрова, икътисад фәннәре кандидаты, доцент.
Эшләү еллары | 1990 |
---|---|
Ректор | Әлфинур Галиәкбәрова |
Адрес | 423806, Татарстан, Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 28 (1нче уку бинасы); Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А (2нче уку бинасы) |
Сайт | tatngpi.ru |
1980-елларда КамАЗ төзүчеләр шәһәре һәм халкының зур тизлек белән үсүе сәбәпле, һәртөрле белем һәм тәрбия бирү йортларында укытучы һәм тәрбиячеләр күпләп кирәк була башлый. Шуны истә тотып, 1990 елның 28 маенда Яр Чаллыда укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләүче Алабуга дәүләт педагогия институтының филиалы оештырыла. 3 факультетта: педагогика, сәнгать-графика, мәктәпкәчә белем бирү факультетларында белгечләр әзерләнә. Ю. И. Петрушин (1984—1991 елларда Яр Чаллы шәһәр башкарма комитеты рәисе), Т. Н. Галиуллин (1971—1986 елларда АДПИ ректоры) һәм вузның беренче ректоры З. Т. Шәрәфетдинов (1950—2002) башлангычы белән филиал мөстәкыйль вузга әверелә, яңа факультетлар ачыла: филология, математика, табигать фәннәре-география, чит телләр факультетлары.
1998 елда 7 факультетта: башлангыч белем бирү методикасы һәм педагогика, мәктәпкәчә педагогика һәм психология, чит телләр, татар филологиясе, математика һәм информатика, география, сәнгать-графика, филология факультетларында 3 мең студент белем ала. Татарстанда беренче буларак, әлеге югары уку йортының барлык факультетларында профиль фәннәрдән татар телендә белем бирә торган бүлекләр ачыла. КамАЗ заводы ярдәме белән вузның матди-техник базасы ныгытыла, 1994 елда икенче уку бинасы (Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Тимер юлчылар тыкрыгы, 9А) сафка баса. Югары уку йортында аспирантура ачыла.
2005 елда вузда 4 311 студент 11 белгечлек буенча укый.
2011 елның маенда институт РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (рус. Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов, НИСПТР) итеп үзгәртелә.
2015 елның декабрендә институтка «университет» дәрәҗәсе бирелә, исеме Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (рус. Набережночелнинский государственный педагогический университет) итеп үзгәртелә.
Студентлар өчен 300 урынлык спорт-сәламәтләндерү комплексы (йөзү бассейны белән), 225 урынлык спорт залы, ике тулай торагы бар. Югары уку йорты студентлары арасында Чаллы яшьләренең өлеше — 30%.
Югары уку йорты ачылганнар алып, шәһәр, Идел-Урал төбәкләре, Татарстанның авыл районнары өчен 18 мең югары белемле белгеч әзерләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.