Этсыманнар

Этләр (лат. Canidae) — имезүчеләр классындагы ерткычлар отрядына караган җәнлекләр.

Бүре, төлке, янут эте, йорт эте кебек җәнлекләрне берләштерә.

Этсыманнар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Canidae G.Fisch.Waldh., 1817[…]
Таксономик ранг гаилә[…]
Югарырак таксон Cynoidea[d]
Таксонның халык атамасы hundefamilien
Хәрәкәт итү ысулы дүрт аякта йөрү[d]
Башлану вакыты 39750 тысячелетие до н. э.
Коллаж
Яшәү тирәлеге коры җир[d]
Этсыманнар Этсыманнар Викиҗыентыкта

Барча 14 ыру һәм 35 тирәсе төр исәпләнә. Русиядә этсыманнардан 4 ыругка кергән 8 төр тереклек итә: янутсыман эт, бүре, Азия шакалы, ак төлке, төлке, карсак.

Этләр Антарктидадан башка барлык материкларда да тереклек итәләр. Кайбер төрләренә тиресе өчен аучылык итәләр. Җәнлекчелек фермаларында махсус асрала һәм токымчылык эшләре алып барылган төрләр дә бар.

Тышкы төзелеше

Гәүдәләре зифа, уртача яки нык сузылган. Башлары озынча. Колаклары туры, очлы, ак төлкенеке — йомры. Озынлыклары 18-22 (фенек) һәм 50 см озынлыктан (төлке) алып 160 см га кадәр. Авырлыгы 60 кг кадәр.

Күрү, ишетү һәм ис сизү сәләтләре яхшы үскән.

Тешләре яхшы үскән. Ерткыч тешләре башка тешләреннән эрерәк, казык тешләре озын, үткен.

Аяк бармакларына басып йөриләр. Алгы очлыкларына бармаклары — 5, арткылары 4 бармаклы. Тырнаклары үтмәс, эчкә батмаган.

Йон капламы кабарынкы, йоннары бик куе, озын. Төсләре төрле, ак, көрәнсу соры, җирәнсу көрән. Ачык җирән тоннар өстенлек итә. Койрыклары озын, йомшак.

Тир бизләре начар үскән. Арт юлы тирәсендә еш кына исле бизләр була, бүлендекләр җәнлекләргә хас ис — «эт исен» көчәйтәләр.

Гадәттә утрак тормыш алып баралар. Кечкенә тукталыш ясыйлар. Ел дәвамында активлар, бер янут эт кенә кышкы йокыга тала.

Үрчүләре

Күпчелек этләр — моногам.

Буазлык чоры 50-65 көн дәвам итә. Елына 1 тапкыр 2-7 (кайчакта 17— 22‑гә чаклы) бала тудыра. 8-16 ел чамасы яши.

Яшәү рәвешләре

Ел әйләнәсенә, гадәттә тәүлекнең һәркайсы вакытында актив (янут‑эт кыш көне йокыга тала).

Тояклылар, кимерүчеләр, куяннар, кошлар һәм аларның йомыркалары, балыклар, бөҗәкләр, үләксә, өлешчә үсемлек азыгы белән тукланалар.

Урманнарда, далаларда, елга үзәннәрендә тереклек итәләр. Күбесенчә ялгыз йөриләр. Кайберләре өерләре белән яши. Оя эшлиләр. Кайберләре ояларда яши.

Таралуы

Антарктидадан башка бөтен материкларда да киң таралганнар.

Спорт сунар объектлары, төлке — җәнлекчелек һәм аучылык объекты.

Тычкансыман кимерүчеләрне юк итә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Этсыманнар Тышкы төзелешеЭтсыманнар ҮрчүләреЭтсыманнар Яшәү рәвешләреЭтсыманнар ТаралуыЭтсыманнар Шулай ук карагызЭтсыманнар ИскәрмәләрЭтсыманнар СылтамаларЭтсыманнарБүреИмезүчеләрЛатин телеТөлке

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

РСФСРКарабүрекКышкы Олимпия уеннары 2014.ieРуслан ДәминовМәсгут ИмашевMumbaiТөрекмәнстанда исламТуфан МиңнуллинСовет Социалистик Республикалар БерлегеИсламСталин репрессияләреCreative Commons litsenziäläreЗиннәтле гасырГөрҗистанРишат ТөхвәтуллинӘллүки (җыр)ЧулманАдлер ТимергалинЛуиза Батыр-БолгариИлсур Сафин (1966)Муса Җәлил биографиясе1833 елКамәрия ХәмидуллинаЧечняРөстәм АсаевГармун1978 елның 31 августы вакыйгасыРоссияМикки МаусГуренMail.RuГөлдания Хәйруллина1826 елСанлы объект таныклыгы1635 елҖамал ВәлидиТузганакКарга боткасыГрецияМуса Җәлил премиясеҖәүдәт Хантимеров24 ноябрьEfiriumPedru Kabral2012 елЗәй шәһәреШәрифә карчыкГригорий ПандиковТатар ВикипедиясеБайбулат БатуллаБәйлекләрФаил Камаев(3792) ПрестонҺади Такташ2010 елФән ВәлиәхмәтовLui ArmstrongПольша-Литва татарларыЖан-Поль СартрРоберт МиңнуллинӘлфия ГыймадиеваТаиланд1620-елларСүз төркемнәреİlon MaskЛюция Хәмитова🡆 More