Эльмарт Уразов, Эльмарт Шәйхи улы Уразов (1955 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл – 2022 елның 27 октябре, РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда) ― журналист, «Таң» газетасы баш мөхәррире (1993-2022), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
Эльмарт Уразов | |
---|---|
Туган телдә исем | Эльмарт Шәйхи улы Уразов |
Туган | 21 гыйнвар 1955 СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл |
Үлгән | 27 октябрь 2022 (67 яшь) РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | журналист, гәҗит мөхәррире |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре |
1955 елның 21 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Бакчавыл (Чалкау) авылында туган. Мәктәптән соң бер ел «Таң» газетасы редакциясендә корректор булып эшли. Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган (1977 елда).
1977 елдан Пермь крае Барда районы «Таң» иҗтимагый-сәяси газетасының редакциясендә эшли: хәбәрче, 1978 елның августыннан хатлар бүлеге мөдире, 1983-1993 елларда ун ел – редактор урынбасары, 1993 елның апреленнән – газета мөхәррире, 1993 елның сентябреннән «Таӊ» редакциясе муниципаль оешмасы баш мөхәррире, 2012 елның гыйнварыннан – «Таӊ» редакциясе автономияле коммерцияле булмаган оешмасы баш мөхәррире. Ул эшләгән елларда китаплар, Пермь крае татарларыныӊ «Халык чишмәсе» газетасын чыгару буенча зур эш алып барыла. Э. Ш. Уразов – «Халык чишмәсе» газетасының да баш мөхәррире була.
«Таң» газетасы күп конкурслар лауреаты, ике тапкыр «Бәллүр каләм» иясе була.
Публикацияләренең төп темалары: район тормышы, мөһим вакыйгалар, авыл проблемалары, кешеләрнең портретлары.
Эльмарт Шәйхи улы Пермь краенда татар матбугатын, нәшрият эшен үстерүгә, халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен саклап калуга зур көч һәм тырышлык куйган шәхес. «Таң» газетасын җитәкләү дәверендә ул үзенең оста журналист һәм оештыручы, җәмәгать эшлеклесе булуын исбат итте. Ул Пермь краенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өстендә бер өзлексез армый талмый эшли, аның тырышлыгы белән район газетасында 200гә якын җирле авторларның әсәрләре бастырылды. Сәлим Назин |
2022 елның 27 октябрендә инсульттан вафат булган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эльмарт Уразов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.