Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (рус. Пешеходный мост на Элеваторную гору) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның ноябрь ахырында Чаллы елгасы аркылы салынган күпер.
Элеватор тавына җәяүлеләр күпере | |
---|---|
Кисеп үтә | Чаллы |
Корылыш тибы | вант күпере |
Элеватор тавына озынлыгы 200 м булган беренче җәяүлеләр күпере 1990-еллар башында салынган. Озынлыгы 128 м булган яңа вант күпере 2012 елың ноябрь ахырында файдалануга тапшырылган. Су өсте тигезлегеннән биеклеге — 15 м.
Күпер Яр Чаллының Комсомол районына керүче ике бистәне — Элеватор тавы бистәсен ЗЯБ бистәсе (Кәгазьчеләр микрорайоны) белән тоташтыра. ЗЯБ бистәсенең 17А комплексындагы Бумажниклар бульвары, 19 йорт артыннан башланып, Элеватор тавы бистәсендәге Орджоникидзе урамы белән (бистәнең Тау мәчете янында) тоташа.
Вант күперенең корылышы юл полотносы белән корыч трослар ярдәмендә тоташкан ике пилонга нигезләнгән.
Күперне төзүнең бәясе — 21 млн. Инвесторлар — РАССТАЛ һәм «Энергогазкомплект» ААҖ.
«Татсвет» холдингы электр урнаштыручылары көче белән күпердә 27 фонарь урнаштырылган.
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (Яр Чаллы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.