Шәүкәт Әмиров, Шәүкәт Сабир улы Әмиров (1947 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Миасс ― 2023 елның 4 мае, РФ, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург) ― музыкант-балалайкачы һәм педагог, РСФСР атказанган артисты (1989), Россия Федерациясенең халык артисты (2006), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022), профессор (1992), күпсанлы конкурслар лауреаты.
Шәүкәт Әмиров | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Шәүкәт Сабир улы Әмиров |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары | 1970 ― 2023 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | музыкант, педагог |
Кораллар | балалайка |
Коллективлар | Казан консерваториясе |
Бүләкләр |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 6 май 1947 (76 яшь) |
Туу урыны | Мияс, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | музыкачы |
Әлма-матер | Урал дәүләт консерваториясе[d] |
М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясе ректоры (2003―2010), Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректор урынбасары (1990―1999).
1947 елның 9 маенда Чиләбе өлкәсе Миасс шәһәрендә туган. Миасстагы 2нче санлы балалар музыка мәктәбен (В. Колодяжный классы), М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск музыка училищесын (хәзерге М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе (академия)[d]) (А. А. Аншелес һәм В. С. Кононенко классы, 1966), М. П. Мусоргский исемендәге Урал консерваториясен[d] (профессор Евгений Блинов классы, 1974) һәм ассистентураны тәмамлаган. Армиядә Урал хәрби округы җыр һәм бию ансамбле артисты булып хезмәт иткән.
Миасс музыка училищесында укыткан, Чиләбедә эшләгән: Чиләбе дәүләт мәдәният институтында[d] кыллы халык уен кораллары секциясе мөдире (1976―1979), Чиләбе филармониясендә[d] концертлар куйган.
1980―1990 елларда Урал консерваториясендә укыткан.
1990―1999 елларда ― Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә: ректор урынбасары, профессор (1992), халык уен кораллары кафедрасы мөдире (1995 елдан)
1999 елдан ― М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясе профессоры, 2003 елдан алып 2010 елга кадәр ― әлеге консерваториянең ректоры.
Магнитогорск консерваториясндә укыткан, педагог һәм студентларга консультацияләр биргән; чыгарылыш дәүләт квалификация комиссияләре рәисе, берничә конкурсның жюри рәисе булып торган. Шәүкәт Әмировның укучылары илнең әйдәп баручы музыка коллективларында эшли. Алар арасында – халыкара һәм бөтенроссия конкурсларының 17 лауреаты һәм дипломанты; Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының 6 атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; 3 профессор, 6 доцент, проректорлар, деканнар һәм музыка вузлары кафедралары мөдирләре (Казан, Магнитогорск, Уфа), Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге музыка колледжлары училищелары һәм мәктәпләре укытучылары.
2023 елның 4 маенда 76нчы яшендә вафат булган.
Кырык елдан артык актив концерт эшчәнлеге алып барган, илнең балалайкада иң яхшы уйнаучыларының берсе булган. Германия, Голландия, Италия, Франция, Япония, Вьетнам, Корея, Чехословакия һәм Филиппинда чыгыш ясаган. Аның виртуоз башкарулары грампластинкаларда, дискларда, СССР дәүләт телерадиофондларында теркәлгән, аның турында төрле телләрдә дистәләгән мәкаләләр язылган.
Искиткеч музыкант, югары дәрәҗәдәге профессионал, бик күп җыентыклар әзерләде, укучылар белән шөгыльләнде, һәрвакыт иҗат итте. Михаил Уляшкин, М. П. Мусоргский исемендәге Урал дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире |
Шәүкәт Әмировның репертуарында рус һәм чит ил авторларының классик әсәрләре дә, заманча композиторлар музыкасы да булган. Күп кенә әсәрләрне үз авторлык редакциясендә башкарган. Педагогик балалайка репертуарын булдыруга һәм киңәйтүгә аерым игътибар биргән, транскрипцияләр җыентыгын, шулай ук балалайка өчен үзенчәлекле әсәрләр әзерләү һәм чыгару белән шөгыльләнгән. «Балалайка өчен татар музыкасы» (Татарская музыка для балалайки) һәм «Балалайка өчен транскрипцияләр» (Транскрипции для балалайки) һ. б. җыентыклар авторы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шәүкәт Әмиров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.