Чиче́н-Ица́ (испан телендә: Chichén Itzá, нахуатль телендә: Chichen Itzā, юкатек телендә: Chi’ch'èen Ìitsha) — майяларзың сәяси һәм мәдәни үзәге.
Мексикада Юкатан ярымутравының төньягында, Мерида каласыннан көнсыгышка кадәр 120 километр ераклыкта урнашкан. Ица кавеменең изге каласы.
Чичен-Ица | |
Нигезләнү датасы | 455 |
---|---|
ХФӘ билгесе | tʃiːˈtʃɛn iːˈtsɑː |
Мәдәният | Майя |
Дәүләт | Мексика |
Административ-территориаль берәмлек | Юкатан (штат) |
Урын | Chichén-Itzá[d] |
Гамәлдән чыгу датасы | 1178 |
Мирас статусы | Бөтендөнья мирасы һәм Cultural property under special protection[d] |
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие | (i)[d], (ii)[d] һәм (iii)[d] |
Чичен-Ица Викиҗыентыкта |
2007 елда New Open World Corporation оешмасы тарафыннан уздырылган сорау нәтиҗәләре буенча, кала дөньяның җиде яңа могъҗизасы дип танылган.
Майя телләрендә Чичен-Ица «Ица коесының (чичмәсенең) тамагында» яки «су сихерчеләре коесының авызы» дип аңлатыла. Чи — «авыз» ягъни «[берәр нәрсәнең] чите», ә чен кое/су чыганагы дигәнне аңлатуы мөмкин. Ица кавеме бер чорда кала тирәли урнашкан төбәктә сәяси һәм икътисади өстенлеккә ирешкән. Ица атамасы мөгаен «сихерче, тылсымчы» дип, ә аныграк иц — «сихерче» һәм xa — «су» дип аңлатыла.
Чилам-Балам кодексында каланың башка атамасы күрсәтелә, бәлки ул Ица гегемониясе башланганга кадәр кулланылган. Ләкин орфография кагыйдәләре азаккача ачыкланып бетмәгәч, берничә юрамасы булган якынса исеме генә билгеле: Юук Ябнал (Җиде бөек йорт), Юук Хаб Нал (Җиде куаклы урын), Юукуабнал (Җиде бөек хаким) һәм Ук Абнал (Абналның җиде юлы). Бу исем майяларның соңгы классик чорының каллиграфик текстында телгә алына.
Якынча 455 елда нигез салынуы мөмкин. Каланы шартлы рәвештә ике төркемгә бүлергә була. Беренчесенә безнең эраның VI—VII гасырларына һәм майя мәдәнияте чорына караган бина-каралтылар керә. Икенче төркем биналары безнең эраның X—XI гасырларында тольтеклар дәверенә карый.
X гасырда тольтеклар тарфыннан яулап алына. XI гасыр уртасында Чичен-Ица тольтек дәүләтенең баш каласы була. Алга таба өч кала-дәүләтләре — Майяпан, Ушмаль һәм Ицмаль кала-дәүләтләренең Хунак Кеель җитәкчелегендәге берләшкән гаскәре тарафыннан тар-мар ителгән. Испания яулап алуларына карый (XVI гасыр уртасы) Чичен-Ица җимереклекләр рәвешендә була.
1194 елдан соң кала тулысынча бушый. Моңа нәрсә сәбәпче булганы турында анык мәглүматлар юк. Мексика биләмәсенә басып кергән испан яулап алучыларының сәясәте манускриптларны яндыруны һәм майя халкының дин әһелләрен үтерүзе үз эченә алган. Әмма археологлар ачыклавынча, Чичен-Ица XIII гасырда һөҗүмгә дучар ителә һәм талана, шул ук вакытта каланың күрше төбәкләргә иктисади йогынтысы кими башлый, мөгаен, бу кала элитасының тәмамлануына һәм Чичен-Ицаның бөлгенлеккә төшүенә килтергәндер. Мексикага испаннар басып кергәч, алар каланы буш тапкан, ләкин, испан чыганакларына ярашлы, каланың үзендә яки аның тирәсендә майяларның компактлы биләмәләре урнашкан булган. Испания чыганаклары раславынча, кала җимереклекләре индеецлар өчен изге урынга әверелгән.
1980-че елларда археологлар соңгы классик чордагы күпчелек калалардан аермалы рәвештә Чичен-Ица бер генә хаким яки династия тарафыннан контрольдә тотылмаган, дигән нәтиҗәгә килгән. Аның урынына совет булган, аның составына элиталы каста вәкилләре кергән. Теория 1990-чы елларда да популяр булып кала, ләкин соңыннан сорау куела, чөнки соңгы вакытта майяларның башка калаларындагы кебек үк традицион идарә итү формасына дәлилләр күбәя.
Чичен-Ица үзенең чәчкә аткан чорында куәтле икътисади держава булып кала, аның йогынтысы майяларның төньяк җирләренә тарала, атап әйткәндә, кала халкы сирәк очраган тау токымнарын һәм металларны — Мексиканың үзәк өлөшендә генә очраган обсидианны һәм көнбатыш-үзәк Америкадан алтынны чыгара алган. Безнең эраның 900 һәм 1050 еллары арасында Чичен-Ица төньяк һәм үзәк Юкатанның икътисадын контрольдә тотучы икътисади державага һәм сәүдә оазисына әверелә.
Чичен-Ица территориясендә берничә тапкыр археологик казу эшләре алып барылган, нәтиҗәдә майя-тольтекларзың архитектура нәтиҗәләре ачыла:
Шулай ук үзенчәлекле пластик формаларны стильләштерелгән илаһлар сыннары, үсемлек һәм геометрик орнаментикага бай рельефлар, вак пластика һәм художестволы кәсепләр әсәрләре сакланып калган.
Чичен-Ица ЮНЕСКО тарафыннан дөньяның мәдәни мирас объекты тип танылган һәм туристлар арасында популярлык буенча Мексикада икенче археологик казылмалар урыны булып тора.
Чичен-Ица башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чичен-Ица, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.