Хәтер көне – кешеләр төркеменең тарихында урын алган котычкыч вакыйгаларны искә алуга багышланган көн.
Һәр халыкта яки кешеләр җәмгыятендә багышланган вакыйга һәм искә алу өчен билгеләнгән көн төрле булса да, гадәттә сугыш яки башка охшаш конфликтның тууына, һәм аның дәвамында үлгәннәренә багышлана. Шулай да, исемнәре төрлечә була.
Хәтер көне | |
Дәүләт | Бөекбритания Канада Франция |
---|---|
Кем истәлегенә | смерть в бою[d] |
Елның көне | 11 ноябрь |
Хәтер көне Викиҗыентыкта |
Әлеге мәкалә/бүлек төптән үзгәртүне таләп итә. Бу калып мәкаләдә/бүлектә күрсәтелгән җитешсезлекләрне мәкаләләр язу кагыйдәләре таләпләре буенча төзәтү зарур. Өстәмә мәгълүмат өчен, мәкаләнең бәхәс битен карагыз. |
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Татар тарихына иң тирән булып кергән һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп торган "Хәтер көне" буларак 1552 елның 12 октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы Казанны Мәскәү патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда хәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә.
Татарстанда 1989 елдан башлап билгеләнә. Бүгенге көндә чаралар «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла (гамәлдәге рәисе Наил Нәбиуллин ).
Бу көнне Казанны яклаганда һәлак төшкәннәренә (Колшәриф һәм күп санлы билгесез гаскәриләр һәм гади ватандашлар) һәйкәлнең булмаганы искә төшерелә — Казанны алу дәвамында рус патшасы Иван IV гаскәре ягыннан хәлак төшкәннәре истәлегенә һәйкәл (рус) 1823 елда ачылган.
Бүгенге көндә иң билгеле хәтер көне — Беренче бөтендөнья сугышын туктату аңлашмасында рәсми килеш билгеләнгән 11 ноябрь көне:
Россия Федерацияседә төп хәтер көне буларак Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көнендә Хәтер һәм матәм көне (рус.) билгеләнә.
Кар десанты — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итүче студентлар хәрәкәте.
— Георгий тасмасы (рус.) акциясе чикләрендә таратылган хәтер символы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хәтер көне, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.