Хламидияле гениталь инфекция - җенси юл белән күчкән чир.
Тудыргычы Хламидия трахоматис, D-K серотиплары санала.
1. Ир-атларда хламидияле инфекция үзенчәлекле булмаган уретрит һәм гонококклы булмаган уретритның иң еш сәбәбе санала. Ул шулай ук эпидидимит чыгара ала һәм Рейтер чирен кузгату шарты була ала.
2. Хатын-кызларда хламидияләр абактериаль пиурия, цервицит, сальпингит, перитонит һәм перигепатит чыгара ала (Fitz-Hugh-Curtis синдромы). Хроник сальпингит кысырлыкка китерә ала.
3. Дәвалау. Доксициклин 100 мг 2 тапкыр көнгә 7 көн дәвамында яки азитромицин 1 г бер дозасы.
4. Офтальмологик күренешләре
а) сирәк: олылар конъюнктивиты;
б) сирәк: туганнар конъюнктивиты.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хламидиоз, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.