Хати́б (гарәп.
Хатиб | |
Бу һөнәрнең өлкәсе | Хөтбә |
---|
Хатиб ― җомгада һәм дини бәйрәмнәрдә укыла торган намазларда, мәчеткә гыйбадәткә килгән мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, вәгазь (хотбә) сөйләүче имам. Имам-хатиб хотбәне минбәргә менеп, аның өченче баскычына басып, гарәп һәм үз туган телендә укый. Минбәр, гадәттә, Мәккә ягына карап торучы михрабның уң ягында урнаша. Хатиб башка кешеләр әзерләгән (эшкәрткән) әзер хотбәләрдән дә файдалана ала (мәсәлән, никах хотбәсеннән).
Урта гасырларда хотбә, нигездә, Аллаһыдан хәлифә яки патшаларга, ханнарга сәламәтлек сорап укыла торган дога булган. Гаскәргә җиңү сорап, халыкны корылык, ачлык кебек афәтләрдән имин итүне сорап хотбә укылган.
Гадәттә, хотбә 5 өлештән тора:
Хотбәнең состав өлеше булган вәгазь (үгет, нәсихәт, өйрәтү) мәчеткә гыйбадәткә килгән мөселманнарның туган телендә сөйләнә һәм, дин таләбе буенча, фәкать дингә, дини йолаларга бәйләнешле мәсьәләләргә кагылырга тиеш.
Җомга намазы хотбәсеннән башка, имам-хатиб Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә махсус хотбәләр укый .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хатиб, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.