Дога

Доганың(гарәп.

دعاء‎‎ — сорау, ялвару) нәрсә икәнен аңлатучы һәм бер-берсеннән өлешчә аерылып торучы билгеләмәләр бар.

Дога
Сурәт
Һәштәге Prayers
Пиктограмма
Моңа өлешчә туры килә manifesting[d]
Дога Дога Викиҗыентыкта
Дога
Дога кылучы Мария Магдалина, Ари Шеффер (рус) (1795—1858).
Дога
Дога кылучы христианнар
Дога
Ортодокс Яһүд кыз-хатыннары Иерусалимның Көнбатыш диварының туннелендә дога кыла
Дога
Хаҗиләр Мәккәдәге Мәсҗидел-Хәрамда дога кыла
Дога
Таиландта буддистларның изге гыйбадәтханә каршында дога кылулары.
Дога
Һинд динен тотучыларның Бангладешта Дурга тәңребикәсенә дога кылулары.
Дога
Япониянең Шинто гыйбадәтханәсендә дога кылучы ир-кеше.
Дога
Сикх догасын (ингл.) кылучы рухани

Шулай да, түбәндәге билгеләмәләр төрле фикер ияләре тарафыннан кабул ителерлек дип уйланыла: дога — “иманлы кеше тормышының әһәмиятле өлеше”, “кешенең Ходайга, илаһларга, изгеләргә, фәрештәләргә, рухларга, табигать көчләренә, Югары Кодрәткә яки Аның арадашчыларына” мөрәҗәгать итүе, иҗтимагый һәм шәхси дини тормышның сүз яки фикер рәвешендә иң әһәмиятле чагылышы. Дога “дан-шөһрәт белдерүләргә, сораулар белән ялвару һәм рәхмәт китерү”ләргә бүленә.

Дога төрләре

Традицияләр күптөрле табыну ысулларын алга сөрә. Көн вакытына бәйле догалар, ашау-өчү алдыннан яки ашаганнан соң укыла торган догалар, махсус физик ымнар яки позалар яши бирә. Кайбер Америка индеецлар биюне дә дога кылу ысулы дип күрә. Кайбер суфилар әйләнеп торалар (ингл.). Һинд диннәрен тотучылар мантраларны җырлый. Яһүдләр басып торган догаларында алга-артка (атыну) тибрәнүләре һәм баш июләре пәйда була. Мөселманнар намаз кылганда тезләнә һәм башны җиргә тидерә, сәҗдә кыла. Квакерлар тын кала. Берәүләр стандарт ритуаллар һәм литургияләр буенча дога кылганда, башкалар җаны теләгәнчә (махсус бер тәртипкә карамаган) догаларны өстен күрә. Өченчеләр икесен дә куллана ала.

Бу методлар кешеләрнең доганың нәрсә икәнлеген төрлечә аңлауларын күрсәтә һәм түбәндәге ышанычларга нигезләнә ала:

  • чикләнгән зат чиксезлек иясе белән элемтәдә була ала
  • чиксезлек иясе өчен чикләнгән затлар белән элемтәдә булу кызыклы
  • дога аны кылучыда кайбер карашларын һәм үзен тоту рәвешләрен үзгәртүгә юнәлгән (аның адресатына тәэсир итү түгел)
  • доганың мәгънәсе аны кылучыны фәлсәфи һәм интеллектуаль күзәтү (созерцание) аркылы адресатында концентрацияләнергә өйрәтү
  • дога кешегә аның адресатын турыдан-туры тану мөмкинлеген бирүгә юнәлгән
  • дога тоелган чынбарлыкның асылына тәэсир итүгә юнәлгән
  • дога берәүдә һәм/яки аның яшәгән шартларында, булмаса файда тиюе теләнгән өченче бер якныкындагы үзгәрешләрнең катализаторы булып тора
  • адресат доганы тели һәм анардан ләззәт ала

Язылган чыганакларда дога кылу актының беренче телгә алынуы 5000 ел элек урын алган. Кайбер антропология (, мәсәлән сэр Эдвард Тайлор (ингл.) һәм сэр Джеймс Фрэйзер (ингл.)) иң борынгы акыллы кешеләрдә бүгенге кешеләргә дога дип аңлашыла алган ритуалларның яшәүләренә ышаналар.

Христиан даирәләрдә еш Фридрих Хейлерның (ингл.) систематик Дога типологиясе/Typology of Prayer күрсәткән алты төр дога (примитив, ритуаль, борыгы грек мәдәниятле, фәлсәфи, мистик һәм күрәзәче) өчен телгә алына.

Гыйбадәт акты

Ибраһими диннәр

Яһүд дине

Дога 
Раввин капитан Самюэль Касс Беренче Канада армиясенең яһүд персоналы өчен Алмания җирләрендә беренче гыйбадәт хезмәтен уздыра, Клеве тирәсе, 18 март 1945 ел.

Яһүд динен тугрылыклы тотучылар көнгә өч тапкыр гыйбадәт кыла, яһүд бәйрәмнәрендә һәм махсус көннәрдә гыйбадәтләре озынрак сөрә һәм үзенә Тәүраттан укуларны ала.

Шулай ук көн дәвамында күп тапкыр кабатланган ритуаллар урын ала - иртүк уянудан соң юыну, икмәк ашау алдыннан юыну, ашаудан соң дога кылу һ.б.

Христианлык

Дога 
Ортодоксаль христиан (православ) хаҗие Изгә Мәрьям иконасы каршында дога кыла, Киев Печерск Лаврасы, Украина.

Ислам

Исламда, ышанучы кешенең Аллаһка эндәшүе.

Баха-и дине

Көнчыгыш диннәре

Буддизм

Һинд дине

Җәйничелек/Джайнизм

Шинто

Сикх дине

Анимизм

Анимизм ышанычларындагы практикаларга турыдан-туры дога дип дию дөрес булмаса да, рухлар дөньясы белән элемтәгә керү анимистларның тормыш рәвешенең төп ягы булып тора.

Америка

Ацтеклар динен тулысынча анималист дип әйтү кыен. Ул саны яктан туктамыйча үсеп баручы илаһиләр пантеонына ия иде, һәм шаманнар бу илаһиләргә табыну/ялвару ритуалларын махсус багышланган гыйбадәтханәләрдә уздыра иделәр. Дога кылу өчен төрле корбаннар китерә таләп ителә иде: ашамлык, чәчәкләр һәм хайваннар. Корбанның зурлыгы илаһка юнәлтелгән таләпнең зурлыгыннан тора иде, иң әһәммиятле ритуаллар өчен үз канны актыру (колактан, кулдан, телдән, аяклардан, күкрәктән яки гениталияләрдән), кеше тормышын бирү (сугышчы, әсир яки үзенекен дә).

Австралия

Дога белән дәвалау

Дога белән дәвалау нәтиҗәлелеге

1872 елда, Френсис Гальтон (ингл.) доганың тышкы тирәлеккә физик тәэсире булуын ачыклауга багышланган киң танылган статистик эксперимент куйды. Гальтон куйган гипотеза буенча, доганың нәтиҗәсе булса, һәр Якшәмбе исәнлек-саулыклары өчен меңнәрчә кеше дога кылган Британ Патшасының гаилә әгъзаләре озынрак яшәргә тиеш булып чыга иде. Уздырылган тикшеренү Британ империясенең патша гаиләсе әгъзәләре Британ империясенең гомуми халкының тормыш озынлыгыннан аерылмаганлыгын күрсәтте. Экспериментның төп максаты сатира булса да, һәм төрле ялгышлыклар кертү факторлары ачыкланса да, ул кешелек тарихында каршылыклы нәтиҗә белән тәмамланган күп төрле тикшеренүләр өчен тәүочрак булды.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 Молитва // Василенко, В. Краткий религиозно-философский словарь, 1996 г.
  • Молитва // Зорин, В. «Евразийская мудрость от а до Я», толковый словарь
  • 4,0 4,1 Кырлежев, А. И., Молитва // Новая философская энциклопедия, 2003 г.
  • 5,0 5,1 Молитва 2014 елның 8 июль көнендә архивланган. Яндекс. Словари › Гуманитарный словарь, 2002
  • 6,0 6,1 Молитвы // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Littlebird, Sarracina (2008). Sacred Movement: Dance as Prayer in the Pueblo Cultures of the American Southwest. Barnard College Department of Dance. әлеге чыганактан 2012-01-26 архивланды. 11 October 2011 тикшерелгән.
  • The Whirling Dervishes of Rumi. 12-4-2008 тикшерелгән.
  • Omkarananda, Swami (11-12-2008). How to pray. Omkarananda Ashram Himalayas. 12-4-2008 тикшерелгән.
  • Jewish Worship and Prayer. Religion Facts. әлеге чыганактан 2014-11-04 архивланды. 12-4-2008 тикшерелгән. This practice is known, in Yiddish, as shuckling.
  • Avery, Chel. Quaker Worship. Quaker Information Center. 12-4-2008 тикшерелгән.
  • Stephens, Ferris J. (1950). Ancient Near Eastern Texts. Princeton. pp. 391–92. 
  • Zaleski, Carol; Zaleski, Philip (2006). Prayer: A History. Boston: Mariner Books. pp. 24–25. ISBN 0-618-77360-6. 
  • Erickson, Millard J. (1998). Christian theology. Grand Rapids: Baker Book House. ISBN 0-8010-2182-0. 
  • Hassig, Ross (2003). «El sacrificio y las guerras floridas». Arqueología mexicana XI: 47.
  • Galton F. Statistical inquiries into the efficacy of prayer. Fortnightly Review 1872;68:125-35. Online version.
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Tags:

    Дога төрләреДога Гыйбадәт актыДога Ибраһими диннәрДога Көнчыгыш диннәреДога АнимизмДога белән дәвалауДога Шулай ук карагызДога ИскәрмәләрДога ЧыганакларДога СылтамаларДогаГарәп теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Гөлүсә БатталоваСалават (шәһәр)ҺомосексуальлекМөҗәһит ӘхмәтҗановMcDonald’sГөрҗистанТатар ВикипедиясеВикияңалыкларВикиҗыентык1953 елНама телеАлдынгылар хәрәкәтеБолгавар (станция)ЩОлы СөлчәИлдар СибгатуллинЛатвия24 ноябрьБашкорт телеЧулпан ҖәлиловаВведенский Бистәсе авыл җирлегеӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)ЫмлыкларБакый УрманчеЧуашстанАлтын УрдаBötendönya kileşterelgän waqıtıЗөһрә ШәрифуллинаБосния һәм ГерцеговинаКазан театрларыӘдәби марафонМарат ЯруллинТатарлыкГалимҗан ИбраһимовПорнографияСимнанКарахан (Акьяка)ТРISO 3166-1Әбү Рәйхан әл-БируниТөмән өлкәсеРөстәм Мингалим24 октябрьГомәр БәшировГармунФоат СадриевТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларыМөхәммәт МәһдиевРезидә ШәрәфиеваМикки МаусБертран МейерВикипедия җәмгыятеГабделхәй СабитовКарчыга кошларМаксим БатыревХәдисӘлмәт татар драма театрыВасилий ЭктелЗөлфәтТатар шагыйрьләреХронолектБалетPedru Kabral2010 елРәфис КорбанФән ВәлиәхмәтовЖурналистика🡆 More