Симбио́з (от грек. συμ- — «бергә» һәм βίος — «яшәү») - табигатьтә «бергәләп» тереклек итүче организмнар.
Аларны симбионтлар дип атыйлар.
Мәсәлән, гөмбәләр — ак гөмбә, каен гөмбәсе, усак гөмбәсе һәм башкалар билгеле бер агач янында үсәләр. Бу очраклы түгел. Гөмбәләр белән агачлар арасындагы бу бәйләнеш шуның белән аңлатыла: билгеле бер гөмбәнең гөмбәлеге үсемлекнең тамырын урап ала, хәтта тамыр күзәнәкләре эченә дә үтеп керә; агач тамырлары гөмбәдән — өстәмә су һәм минераль тозлар, ә гөмбә агач тамырларыннан органик матдәләр (хлорофилы булмаганлыктан ул үзе аларны барлыкка китерә алмый) ала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Симбиоз, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.