Саломе Зурабишвили

Саломе Зурабишвили, Саломе Леван кызы Зурабишвили (тугандагы исеме фр. Salomé Nino Zourabichvili, гөрҗ.

2018 елның 28 октябрендә узган президент сайлауларында (икенче турда җиңеп) ГөрҗистанСаломе Зурабишвили Гөрҗистан президенты булып сайлана. Гөрҗистанның яңа тарихында — беренче хатын-кыз президент.

Саломе Зурабишвили
Саломе Зурабишвили
5 нче Гөрҗистан президенты
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2018 елның 16 декабре
Гөрҗистан тышкы эшләр министры
Вазыйфада
2004 елның 18 марты – 2005 елның 19 октябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 март 1952(1952-03-18) (72 яшь)
ФранцияСаломе Зурабишвили Франция, Париж
Сәяси фирка «Гөрҗистан юлы»
фиркасез
Җефет Nicolas Gorjestani[d]
Әни Зейнаб Кедиа
Әти Леван Зурабишвили
Белем Париж сәяси фәннәр институты,
Колумбия университеты

Тәрҗемәи хәле

1952 елның 18 мартында Франциянең башкаласы Парижда 1921 елда Гөрҗистанны ташлап китәргә мәҗбүр булга н грузин сәяси мөһаҗирләре гаиләсендә туган. Париж сәяси фәннәр институтын тәмамлаган (1972), АКШта Колумбия университетында стажировка үткән (1973). 1974 елдан Франциянең тышкы эшләр министрлыгы системасында эшли башлый. 19741977 елларда Франциянең Италиядәге илчелегенең 3нче сәркатибе, 19771980 елларда Франциянең БМОдагы даими вәкиллегенең 2нче сәркатибе, 19841988 елларда Франциянең АКШтагы илчелегенең 1нче сәркатибе, 19891992 елларда Франциянең Чадтагы илчелегенең 2нче сәркатибе, 1992 елда Франциянең НАТОдагы даими миссиясенең 1нче сәркатибе, 1993 елда Франциянең Европа Берлегендәге даими вәкиленең урынбасары, 2003 елда Франциянең Гөрҗистандагы илчесе. 2004 елның мартыннан (Гөрҗистан президенты Михаил Саакашвилиның Франция президенты Жак Ширак белән килешүе нигезендә) Гөрҗистанның тышкы эшләр министры. Министр булгач, Гөрҗистаннан РФ хәрби базаларын чыгаруга күп көч куя. Гөрҗистан парламенты спикеры Нино Бурджанадзе белән конфликттан соң, отставкага китәргә мәҗбүр була.

2005 елның ноябрендә оппозициядә торучы «Саломе Зурабишвилиның иҗтимагый хәрәкәте»н оештыра, 2006 елның мартында хәрәкәт «Гөрҗистан юлы» фиркасе итеп үзгәртелә.

Гөрҗистанның төп тышкы сәяси партнеры итеп АКШны күрә. Шул ук вакытта РФ белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуны да яклый. 2006 елның сентябрендә 10 оппозициядәге фирка белән бергә президент Михаил Саакашвилигә каршы коалициягә керә. 2008 елның гыйнварында Михаил Саакашвили икенче мөддәткә президент булып сайлана.

2010 елның ноябрендә Зурабишвили, Гөрҗистанда демократия булмауны сылтау итеп, сәясәттән китүен белдерә.

Гөрҗистанда президент сайлаулар (2018)

2018 елның 28 октябрендә узган президент сайлауларында фиркасез кандидат буларак катнаша. Хакимияттәге «Гөрҗи хыялы» фиркасе аңа теләктәшлек күрсәтә. Беренче турда сайлаучыларның 38, 64 % тавышын җыеп, икенче турга уза. Гөрҗистан Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән мәгълүматлар буенча, икенче турда С. Зурабшвили сайлаучыларның 59,52% тавышын (1 147 627 тавыш) җыйган. Гөрҗистан конституциясе буенча, сайланган президентның инаугурациясе 16 декабрьдә уза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Почетлы легион ордены (Франция)
  • Француз Республикасының Намус милли ордены

Гаилә хәле

Беренче ире Николоз Гөрҗистани. Балалары: кызы Кетевани Гөрҗистани, улы Теймураз Гөрҗистани.
Икнче ире (1993—2012 елларда) Жанри Кашия (?—2012), журналист.

Француз, гөрҗи, рус, инглиз, алман, итальян телләрен камил белә.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Саломе Зурабишвили Тәрҗемәи хәлеСаломе Зурабишвили Гөрҗистанда президент сайлаулар (2018)Саломе Зурабишвили Бүләкләре, мактаулы исемнәреСаломе Зурабишвили Гаилә хәлеСаломе Зурабишвили СылтамаларСаломе Зурабишвили ИскәрмәләрСаломе Зурабишвили18 март1952 ел2001 ел2003 ел2004 ел2006 елГөрҗи телеГөрҗистанГөрҗистанда президент сайлаулар (2018)ПарижФрансаФранцуз теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

MumbaiҖәүдәт ХантимеровЮгары ОсланТатар милли орнаментларыВикиҗыентыкСан (сүз төркеме)Ялкын (журнал)Карахан (Акьяка)ӘлмәтБәдер сугышы69 pozasıРөстәм АсаевҺиндстанАрпаЯулык бәйләшле (уен)Болгавар (станция)НамибияГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыТузганакАдлер ТимергалинИсемдә калганнарМәсгут ИмашевРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыФеликс Камилов(3792) ПрестонЧулпан ҖәлиловаВикисүзлекТатарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәреТәлгать ГабдерәхимовЗаһидулла ЯруллинEmmanuel MakronИкосаэдрСабан туе (берләштерү)Шәйхи МаннурТатарстан яшьләре (газета)ТираспольШәриф ХөсәеновБайбулат БатуллаСынык сызыкРизаэддин ФәхреддинИлсур Сафин (1966)СимнанUTCИлгиз ЗакировАФилүс КаһировСарыкДәүләтКамәрия ХәмидуллинаАлмас НәзировУрицкий исемендәге мәдәният сараеКодера (Бергамо)ҢКандра (станция)Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеМариан иңкүлеге24 ноябрьДәрдемәндBötendönya kileşterelgän waqıtıТуймазы (станция)Фәнил ӘсәновТатар милли ризыкларыСовет Социалистик Республикалар БерлегеЭтЗиннәтле гасыр🡆 More