Рәшит Әскәр улы Госманов (4 август 1937 ел, СССР, ТАССР, Казан ― 17 сентябрь 2022 ел, РФ, ТР, Казан) - график, рәссам, Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Россиянең атказанган рәссамы.
Рәшит Госманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшит Әскәр улы Госманов |
Туган | 4 август 1937 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 17 сентябрь 2022 (85 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Хөсәен Ямашев проспекты |
Ватандашлыгы | СССР → РФ |
Әлма-матер | Казан сәнгать училищесы |
Һөнәре | график, рәссам |
1937 елның 4 августында Казанда туган.
Казан сәнгать училищесында (1952-1956) укый, Чабаксар сәнгать училищесына күчә, 1958 елда аны тәмамлый.
Яши Йошкар-Ола (1958), Куйбышев (1965), Казан (1966).
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1976).
1970-1980 елларда СССР буйлап (Иделнең Ерак Көнчыгышка кадәр) рәсем сәнгате осталарының иҗат төркеме составында бик күп сәяхәт ясый.
1996-1997 еллар Сан-Франциско шәһәрендә яши һәм эшли (АКШ).
1976 елдан Рәссамнар берлеге әгъзасы, чит илләрдә Бөтенроссия күргәзмәләрендә, халыкара күргәзмәләрдә һәм Совет сәнгате күргәзмәләрендә катнаша.
2022 елның 17 сентябрендә Казанда вафат.
Р. Ә. Госманов – республиканың әйдәп баручы рәссам-акварелистларының берсе.
Аның иҗаты киң жанр һәм тематик диапазон: лирик, шәһәр һәм индустриаль пейзажлар, герой һәм хәрби-патриотик темаларга композицияләр, натюрмортлар белән аерылып тора.
Бөтенсоюз, бөтенроссия күргәзмәләрендә (1970-1980 еллар), "Зур Идел" зональ күргәзмәләрендә (1969, 1974, 1980, 1991), чит илдә совет сәнгате күргәзмәләрендә (1970-1990 еллар) катнашкан.
Рәссамның шәхси күргәзмәләре 1968, 1975, 1993 елларда Казанда, 1973, 1978 һәм 1982 елларда Мәскәүдә, 1997 елда Сан-Францискода үткән.
Р. Ә. Госманов әсәрләре Марий республика фәнни-туган якны өйрәнү музеенда (Йошкар-Ола), ТР Милли музеенда, ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Яңа Кырлай Габдулла Тукай музей комплексында, Болгар тарих-архитектура тыюлыгында, Әлмәт шәһәренең Картиналар галереясендә, шулай ук АКШ, Япония, Австрия, Греция һәм башка илләрдәге шәхси җыелмаларда саклана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәшит Госманов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.