Ринат Сабиров, Ринат Касыйм улы Сабиров (1967 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан – 2022 елның 24 сентябре, РФ, ТР, Казан) – Татарстанның административ-хуҗалык хезмәткәре, ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2008 ел), химия фәннәре кандидаты (1995 ел), «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры (2020-2022 елларда), «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы.
Ринат Сабиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Касыйм улы Сабиров |
Туган | 26 июль 1967 СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 24 сентябрь 2022 (55 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Рихард Зорге урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | АҖ генераль директоры |
Җефет | Дина |
Балалар | улы Тимур, кызы Диана |
Бүләк һәм премияләре |
1967 елның 26 июлендә Казанда туган. «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының физика факультетын (1991), КДТУ-КХТИ аспирантурасын (1994), шулай ук Колорадо штаты дәүләт университетының (АКШ) «Эшлекле идарә итү остасы» (MBA) программасын тәмамлаган .
1994 елдан 1996 елга кадәр ― КДТУ-КХТИ физика һәм коллоид химия кафедрасында аспирант, кече фәнни хезмәткәр, ассистент.
1996 елдан 2003 елга кадәр ― «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ маркетинг бүлегендә баш белгеч, бүлек җитәкчесе.
2003 елның июненнән августына кадәр ― ТР Президенты аппаратының оештыру бүлеге баш референты.
2003 елдан 2006 елга кадәр ― Татарстан Премьер-министрының нефтегаз-химия комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
2006 елдан алып 2010 елга кадәр ― Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының нефтегаз һәм химия комплексы мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе.
2010 елдан 2020 елга кадәр ― Татарстан Президенты ярдәмчесе.
2020 елның 20 июленнән 2022 елның сентябренә кадәр ― «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры. Шулай ук «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы.
Хатыны Дина, балалары: улы Тимур һәм кызы Диана.
2022 елның 24 сентябрендә, 55 яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат. Шәмсир зиратында җирләнә .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ринат Сабиров (1967), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.