Равил Шәймәрдәнов, Равил Шамил улы Шәймәрдәнов (1940 елның 1 июле, ТАССР, Мөслим районы, Ташлыяр) — табиб, РФ (2001) һәм ТАССР (1985) атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты (1982), КДМУ профессоры.
ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (2013). Мөслим районының шәрәфле ватандашы.
Равил Шәймәрдәнов | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Шамил улы Шәймәрдәнов |
Туган | 1 июль 1940 (83 яшь) ТАССР, Мөслим районы, Ташлыяр |
Яшәгән урын | Юлиус Фучик урамы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Минзәлә медицина укуханәсе һәм Казан дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре кандидаты[d] |
1940 елның 1 июлендә ТАССР Мөслим районы Ташлыяр авылында җиде балалы гаиләдә туган. Авылның беренче шоферы булган әтисе киңәше белән табиблыкка укый. Минзәлә фельдшер-акушерлар мәктәбен (1957), Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын (1967, кичен укып) тәмамлый. 1957-1960 елларда Мөслим районында авыл фельдшеры, 1967-1970 елларда Мөслим үзәк хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире булып эшли. ГИДУВның хирургия һәм онкология кафедрасында клиник ординатура тәмамлагач (1972), ГИДУВның 5нче хастаханәсенең кичектергесез хирургия бүлегенә хирург итеп билгеләнә, 1974-1980 елларда әлеге бүлекнең мөдире. 1980 елдан ГИДУВның кичектергесез хирургия кафедрасында укыта башлый, 1982 елда «Электромиография брюшной стенки при некоторых острых воспалительных заболеваниях органов живота» темасына медицина фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый, 1989 елдан доцент, 1993-2008 елларда ГИДУВның гомуми һәм кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире, 2008 елдан хирургия кафедрасы доценты. 1982-1995 елларда Казан шәһәренең штаттан тыш баш хирургы. 1987 елдан хирургия кафедрасы 7нче Казан шәһәр хастаханәсе базасында эшли. Р.Ш. Шәймәрдәнов хастаханәдә бавыр, ашказаны асты бизе һәм үт куыгын дәвалау фәнни үзәген оештыра һәм 1992 елдан әлеге үзәкне җитәкли. 256 фәнни хезмәте һәм мәкаләсе (шул исәптән 2 монография, 20 уку ярдәмлеге) басылган, 12 патент авторы. Аның кул астында 14 фән кандидаты әзерләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Равил Шәймәрдәнов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.